Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чапшар мәчетендә корбан ашы үтте (+фото)

Чапшар авыл мәчетендә Өлкәннәр көне һәм Гашурә көне уңаеннан, Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде.

Мәҗлес районнан килгән Марат хәзрәтнең вәгазь укуы белән башланып китте. Авылыбыз өлкәннәрен хөрмәтләп котларга дип Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Фәргәтович һәм районнан Вакыйф Мансурович килде.
Авылдашлар аларга үзләренең борчыган сорауларын бирделәр. Әби-бабайларыбызның тормыш юлы - күпләр өчен үрнәк булырлык матур тарих. Аларга картлык көннәрен тән сихәтлеге, җан тынычлыгы белән балаларының, оныкларының кадер хөрмәтен тоеп озак яшәргә насыйп итсен иде Ходай!

Гүзәлия Вәлиева,
Чапшар авылы.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250