Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чәчне күчереп утырту рөхсәт ителәме?

Сорау: Чәчне күчереп утырту рөхсәт ителәме? Юк икән, нинди ысул киңәш итә аласыз?

Җавап: Сүз хәтта үз чәчләреңне күчереп утырту турында барса да, бу тыелган. Башка төрле фикерләр булса да, бүгенге көндә бу күпчелек Фәкиһләрнең карашы. Моңа кешенең тумыштан булган үзенчәлеге итеп карасак, аның тыелган булуына инанабыз.

«Нәрсә киңәш итә аласыз?» - дип сорыйсыз. Беренчедән, чәчләр коелуы кеше өчен ниндидер психологик проблемалар сәбәбенә әверелергә тиеш түгел. Дөнья да чәч коелудан интеккән, пеләш кешеләр чәчләре яхшы булган кешеләргә караганда күбрәк. Кеше башын каплап йөрергә тели икән, аңа түбәтәй киеп йөрергә киңәш итәргә мөмкин. Без башка ысуллар тәкъдим итә алмыйбыз. Ә Аллаһка яхшырак мәгълүм.

Камил хәзрәт Сәмигуллин

ТР мөфтие

«Шура» журналы, 2017 ел, №19

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау