Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чебен киләчәктә авырту дәвалаучы бөҗәккә әверелергә мөмкин.

Чебеннәрнең организмында “кишечная палочка”га һәм “золотистый стафилококк” чирләренә каршы көрәшүче көчле матдәләр бүленеп чыга.

Аллаһ Коръәндә әйтә: “Әй, кешеләр! Сезгә мисал китерелә, тыңлагыз аны. Сезнең Аллаһтан башка табына торган сыннарыгыз бер чебенне дә бар итә алмаслар, хәтта барысы бергә җыелсалар да. Сыннарга табынучылар да, һәм сыннар да көчсезләрдер”. (Хаҗ: 73). Кешеләр үзләренә хәер теләп нәрсәгә генә табынмыйлар. Ләкин Аллаһ бу сыннарның хәтта чебенне дә бар итә алмаячакларын аңлата.

Аллаһ бу аятьтә башка вак бөҗәкне түгел, ә менә чебенне искә алды. Шуның белән Аллаһ безгә чебенгә дә игътибар итәргә, ул да Аның тарафыннан яратылган бер могҗиза икәнен күрсәтергә тели.

Дөньяда 5000нән артык төр чебен бар. Иң зур төрләре 5-6 см.га хәтле җитәргә мөмкин. Аларның гомерләре ике атнадан алып берничә айга кадәр сузыла. Гади йорт чебене үз гомерендә 600 дән 2 меңгә кадәр күкәй салырга өлгерә. Ләкин, табигый сайланыш ярдәмендә бу күкәйләрнең күбесе яшәп кала алмый, чебен популяциясен табигать үзе көйләп тора.

Чебеннәрнең тән төзелеше күп хайваннардан камилрәк һәм катлаулырак. Аларның тәне яралардан һәм температура уйнауларыннан саклаучы хитин исемле матдә белән капланган. Һәрбер чебеннең ике пар канаты бар, алгы пар канатлары белән алар очалар, ә икенче пары тигезлекне саклау өчен кирәк. Чебен бер секундка 200-300 тапкыр канат кага, шул сәбәпле безелдәгән тавыш чыгара.

Чебеннәрнең тагын бер үзенчәлеге – аларның күрү системасы. Бер күзендә 400-500 линза булу сәбәпле, чебен берьюлы алны да, артны да, өсне дә күрә ала. Ә тәпиләрендәге имгечләр чебенгә шома өслекләргә нык ябышырга, егылып төшмәскә ярдәм итәләр.

Чебеннәр очканда күп энергия югалту сәбәпле, бер сәгать ачлыкны да күтәрә алмыйлар. Чебеннәрнең алгы аякларында тәм тоючы кыска мыеклар бар. Шушы мыеклар белән алар ризыкның баллы, тозлы, ачы икәнен аералар. Шуңа күрә алар башта ризыкны аяклары белән татып карыйлар. Борыныннан чебен махсус сыекча чыгара, шул сыекча белән ризыкны эретә һәм суырып ала.

Безнең якларда да чебеннәрнең күп төрләре бар, шуларның берсе – кигәвеннәр. Аларның ризыклары – кан. Җәй көннәрендә көтүдә йөрүче сыерны кигәвеннәр 500 тапкырга кадәр тешләргә мөмкиннәр, шул ук вакытта сыер 1 литрга хәтле кан югалта ала. Бер кигәвен бер утыруда 20мг. кан эчә, бу 70 черкинең кан эчүенә тиң.

Чебен табигатьтә булган тормыш калдыкларын, кеше тәрәтен, хайван мәетләрен, тиресен юк итүче санитар бөҗәк булып санала. Шул сәбәпле галимнәр аларда көчле инфекцияләргә каршы саклану чарасы да булырга тиеш дигән фикергә килгәннәр. Тикшерүләр күрсәткәнчә, чебеннәрнең организмында “кишечная палочка”га һәм “золотистый стафилококк” чирләренә каршы көрәшүче көчле матдәләр бүленеп чыга. Хәзер инде галимнәр чебеннәрдән антибиотикларны алыштыручы яңа дару ясамакчылар. Шунысы гаҗәп: гади халыкта авырту таратучы булып кереп калган, бөҗәккә дә саналмаган чебен киләчәктә авырту дәвалаучы бөҗәккә әверелергә мөмкин.

Рубриканы Марат СӘЙФЕТДИНОВ алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чебен