Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чепьяда «Рабига» мәчетенә нигез салынуга 20 ел (+фоторепортаж)

Моннан ике дистә ел элек төрле урыннарда, шул исәптән дәуләт аптекасыныӊ иске бинасында җомгалар укып, дини йолаларны үтәгән олылар, башкалардан үрнәк алып мәчет бинасын төзергә, дигән карарга киләләр.

Чепья җирлегендә зур тантана булып узды, беренче тапкыр бу авылда төзелгән «Рабига» мәчетенә нигез салынуга 20 ел узып та киткән.

Моннан ике дистә ел элек төрле урыннарда, шул исәптән дәуләт аптекасыныӊ иске бинасында җомгалар укып, дини йолаларны үтәгән олылар, башкалардан үрнәк алып мәчет бинасын төзергә, дигән карарга киләләр. Моӊарчы бервакытта да мәчете булмаган, дистә милләт вәкилләре яшәгән авылда ислам учагын торгызу җиӊел булмаган.

Иӊ башта ният, диләр бит. Киӊәшләшәләр, эшләрне барлыйлар, халык үзе ярдәмгә килә, шушы җирлектәге оешмаларныӊ көчен бергә туплыйлар. Бу турыда чыгыш ясаган, ул заманнарда Чепья авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Фоат Хәйретдинов, шушы авылдан, мәчет төзелешенә зур ярдәм күрсәткән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадыев бик тәэсирләнеп сөйләделәр.

Тантананы алып барган Җәлил хәзрәт Фазлыев бу мәчетнеӊ төзелү тарихына тукталып узды, дини белем, әхлаклы буын тәрбияләү буенча үзенеӊ фиерләрен җиткерде.

Соӊыннан авыл буйлап мәчеткә кадәр тәкъбир әйтеп барылды, Чепья мәчетендә өйлә намазы укылды. Сөйләшү, аралашу күмәкләшеп әзерләнгән табын артында дәвам итте.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет