Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чир китә – гадәт китми

Күрше район егетенә тормышка чыктым мин. Ул чакта аның туганнары Себер якларында яши иде, без дә шунда чыгып киттек.

Иремнең туганнары бик тырыш иде, алар Себердә дә хөкүмәт биргән акчага гына карап утырмадылар. Җиләк, гөмбәне күпләп җыялар, саталар иде, аннан ризык калдыклары әрәм була дип, башта дачаларында тавыклар үстерә, аның янындагы бушлыкка абзарлар корып, дуңгыз үрчетә башладылар.

Башта дуңгыз итен саттылар гына, аннан үзләре дә шашлык кыздыра башладылар. Гомеремдә авызыма алган әйбер түгел дигәч, мине төрле яклап үгетләделәр дә әле. Әмма, шөкер, бирешмәдем. Ә ирем туганнарыннан аерылып калырга читенсенде.

Еллар үтте, инде барыбыз да кабат туган якларга кайттык. Иремнең әлеге туганнары да, тәүбәгә килде, яулык япты, түбәтәй киде, намаз укыйлар, ураза тоталар. Алар өчен сөенсәм дә, иремне генә бу бозыклыктан тартып ала, туры юлга күндерә алмыйм. Үзем дә күптән инде биш вакыт намаз иясе. Менә шулай ике ут арасында яшим, олыгаеп барганда аерылам дип йөрергә дә уңайсыз. Читләр белмәсен, көлмәсеннәр дип сабыр итә-итә, иремнең иманга килүенә һаман да өметемне өзмим. Кызганыч, гомер генә үтеп бара.

NN.


Редакциядән. Газета укучыбыз киңәш бирегез димәсә дә, хөрмәтле укучыларыбыз, әйдәгез, уйланыйк әле: бу очракта нишләвең хәерле? Яки янәшәдәге “адашкан” якыннарыбызны туры юлга күндерү өчен нишләргә кирәк?


 (Язманы тулырак "Хезмәт"нең киләсе санында укыгыз).

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш