Чын кардәш булып яшик!
Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбызны, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.)гә салават һәм сәламнәребезне җиткерәбез. Тәкъва бәндәләрдән булып яшәргә тырышыйк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне дә тәкъвалык сыйфаты белән бизәсә иде.
Элек сәхабәләребезнең ничек яшәгәнен карасак, аларның кардәшлекне саклауларын күрербез. Бер-берсенең бәхетенә, байлыгына, уңышына алар көнләшеп карамаган. Киресенчә, кардәшләре өчен шатланганнар гына. Бәйрәмнәргә дә сөенеп, бер-берсен котларга ашыгып килгәннәр. Ә инде башка мөселманга кайгы яисә чир килсә, ярдәм кулы сузганнар. Бәлки аларның үзләренә караганда ныграк кайгырганнар. Шулай итеп без сәхабәләрдән үрнәк алып яшәргә тиеш.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Әгәр бер мөселман икенче мөселманның ярдәмендә булса, Аллаһы Тәгалә аңа ярдәм итәр", - диде. Ягъни, башка кешегә ярдәм кирәк булганда: "Бу намаз түгел, хәзер Ураза ае түгел, аның фазыйләте юк, савабы аз", - дип уйларга тиеш түгелбез. Чөнки бу вакытта бөтен галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итәчәк.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Әгәр бер мөселман икенче кардәшенә кайгысын җиңеләйтергә ярдәм итсә, Аллаһы Тәгалә бу кешене кыямәт көне кайгысыннан имин кылыр", - ди. Ә кыямәт көненең кайгысы - җәһәннәм, Аллаһы Тәгаләнең ачуы, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) өммәтенә кертмәү. Көндәлек тормышта кардәшләреңә кылган яхшылыгың, ярдәмең болардан котылырга мөмкинлек тудырачак.
Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Әгәр бер мөселман икенче мөселманның гаебен яшерсә, Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә аның гаепләрен яшерер", - ди. Ягъни, гамәл дәфтәренә язып барылганнарын сөртеп, юк итәр.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: "Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, җәннәтенә ашыгыгыз. Ул җәннәтнең киңлеге җирләр һәм күкләр кадәр булыр", - ди ("Әл-Гыймран" сүрәсе, 134 аять). Ә җәннәт тәкъва булганнар өчен әзерләнгән. Андыйлар Раббыбыз биргән маллардан, кәсепләрдән, байлыктан өлеш чыгарырлар. Ягъни бай чакта байларча, ярлы булган чакта ярлыларча. Тәкъва кешеләр ачу килгән чагында ачуларын тота белерләр һәм Раббыбыз ризалыгы өчен гафу итәрләр. Бу кешеләрне Аллаһы Тәгалә тәкъвалар һәм мөхсиннәр ди, Ул андыйларны ярата.
Аллаһы Тәгалә безгә тәүфыйк һәм һидәят насыйп итсә иде. Бер-беребезгә чын кардәш булып яшәргә язсын. Башкаларга ярдәм кулы сузып, кирәк чакта гафу итеп яшик.
Удмуртия мөфтие.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев