Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Чын могҗиза булды бу”...

Мин күзлеләр күреп бетермәгәнне дә күрдем! Шуның өчен дә хаҗ бит ул!

Казанда яшәүче эшмәкәр дустым Фатыйма ханым моннан биш ел элек намазга басуыма сәбәпче булган иде инде. Үткән ел көзлектә сөйләшеп утырганда ул миңа: “Ранил, хаҗга барасың килмиме? Әйдә, сине хаҗга җибәреп кайтарыйк әле”, – диде. Күңел кузгалса да, күп уйландым, язгы якта гына җавап бирдем. “Үзеңә иң җайлы-уңайлы турны сайла, мин бөтен чыгымнарны да үз өстемә алам”, – диде ул.

Җәмәгатем Гүзәлия белән нәзарәттәге Хаҗ сәфәрен оештыручылар янына барып, белешкәч, бөтен нәрсәне эченә алган, хәтта корбан чалу да кергән стандарт дигән турга тукталдык. Бер кешегә бәясе 245 мең сум иде. Фатыйма ханым минем өлешне бер сүзсез күтәрде. Әмма беренче төркем инвалид булганга, мине озатучыдан башка чит илгә чыгармыйлар иде. Шунлыктан Гүзәлиягә акча җыюга керештек. Гаиләдә өчебез эшли (олы кызыбыз Алия эшләп укый), бөтен чыгымнарны киметсәк тә, вакыт бик аз калганлыктан, акчаны җыеп бетереп булмасы ачыкланды. Бер җомга намазына баргач, “Раиф” мәчете имамы Илшат хәзрәт белән киңәшләштем. Ул шунда ук: “Кайгырма, булышабыз”, – диде. “Раиф” мәчете, анда йөрүче кардәшләр, туганнар, авылдашлар, Арбор, Арбаш мәчетләре, хәтта безнең барасын белгән таныш һәм таныш булмаган кешеләр дә акчалата ярдәм күрсәтте. Өйдә кызлар белән Гүзәлия токмач басып, самса пешереп сатып та, беркадәр акча эшләде. Шулай итеп, өч ай эчендә без бу акчаны туплый алдык.

Аллаһның рәхмәте белән илле кешелек төркемебезгә җитәкче булып Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев туры килде. Ул безгә бөтен нәрсәне алдан өйрәтеп, аңлатып куя, без һәрберсенә әзер булганлыктан, хаҗ кылуда бернинди авырлык күрмәдек, сизмәдек. Бу сәфәр шул дәрәҗәдә хисле, шул дәрәҗәдә могҗизалы булды – анда алган кичерешләрне сөйләп тә, әйтеп тә аңлатып булмый. Миллионнарча кешеләр арасында Кәгъбәтулланың эченә кереп, Ибраһим пәйгамбәр “эзе”нә кагылып догалар уку, теләкләр теләү бәхете бик сирәкләргә генә эләгә, хәтта сау-сәламәт кешеләргә дә аны үтәү могҗизага тиң. Ә мин кердем, бу йоланы үтәп, догалар укып, теләкләр теләдем.

Тагын бер могҗиза: без 17 көн Мәккә шәһәрендә яшәдек. Биредә кунакханәгә ир-атлар аерым, хатын-кызлар аерым бүлмәләргә кертелә. Рамил хәзрәт тырышлыгы белән безгә, җәмәгатем Гүзәлия белән икебезгә бер бүлмәдә яшәү насыйп булды. Бу миңа бик уңайлы булды.

Кайберәүләр: “Күзләре күрмәгәч, аңа хаҗга нәрсәгә барырга иде инде?” – дип уйларга мөмкин. Андыйларга җавабым: мин күзлеләр күреп бетермәгәнне дә күрдем! Шуның өчен дә хаҗ бит ул! Җәмәгатем Гүзәлия дә бөтенесен сөйләп, аңлатып барды, бүген дә бөтенесе күз алдымда кебек...

Миңа шушы могҗизаны насыйп иткән Аллаһыма чиксез рәхмәтлемен! Юлыма игелекле, мәрхәмәтле, юмарт кешеләрне чыгарды, төркемебездә дә берсеннән-берсе ярдәмчел кешеләр булды. Аларның барчасына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын! Барлык райондашларга да хаҗ сәфәрендә булырга, шушы могҗизаларны күрергә, күңелләре аша кичерергә язсын!

Ранил ГЫЙЛЬВАНОВ.
Балтач бистәсе.

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хаҗ рәхмәт сүзе