Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чисталык — иман билгесе

Җирне дә без кадерләргә, эшкәртергә тиеш.

Әгүүзү билләәһи мин әш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир рахииим... Газиз дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһ! 

Безнең ата-анабыз кебек кадерле Җир-анабыз да бар. Ул безнең уртак анабыз булып санала.

— «Һуу-әлләзии җәгалә ләкүмүл-арда зәлүүләң фәмшүү фии мәнәәкибиһәә үә күлүү мирризкиһи үә иләйһи- ннүшүүүр», — диелә «Әл-Мүлк» сүрәсенең 15 нче аятендә. — Ул Җирне буйсынучы итте, аның өстендә йөрегез, һәм Аның биргән хәләл ризыкларын ашагыз, һәм Аның хозурына кайтачаксыз.

Җирне безгә яшәр өчен уңайлы итеп яралткан, җирдә яшәгез, кәсеп итегез, әмма минем каршыма җавап бирергә барасыгызны да онытмагыз, дигән. Җирне дә без кадерләргә, эшкәртергә тиеш. Бу да — безнең Аллаһ Тәгалә, Җир-ана алдында булган вазифабыз. Җирне без кадерсезләмик, аны агачлар утыртып бизик, үзебезнең йорт тирәләребезне, капка төпләребездәге җирләребезне чиста тотыйк. Җомгага йөрүче бабайларыбызның барысының да диярлек бер уртак сыйфаты бар: торган, яшәгән җирләрен яраталар. Кайсысының гына капка төбен, ишек алдын карама, ялт итеп тора. Бу да — мөселманлыкның бер билгесе. Аллаһ Раббыбыз Үзе пакь, шулай булгач, Ул пакь кешеләрне сөя, пакь булыгыз, яһүдиләргә охшап йорт тирәләрегезне, ишек алларыгызны чүп-чар белән тутырмагыз, дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисен искә төшерик. Матур язлар килгән саен без йорт тирәләребезне, бакчаларыбызны чистартырга, мөмкин җиргә агачлар утыртырга, үсә торганнарын кадерләп, карап тәрбияләргә тиешбез. Бу да — безнең Аллаһ Тәгалә, Җир-ана каршысында булган бурычыбыз. Әгәр без аның печәнен генә чабып, агачын гына кисеп йөрсәк, аңа чүп ташласак, аны җыештырмасак, без вазифабызны үтәмибез, дигән сүз. Бакчаларыбызда булган җирләрне кадерләп, анда бәрәңгесен, кыярын, помидорын, алмасын үстереп, җимешләрен дә алырга тиешбез. Бу да — чын саваплы эш. Без җирне, әниебезне кадерләгән шикелле, кадерләп тотарга тиеш, анда чүп үсәргә тиеш түгел.

Кайберәүләребез бакчасын рәтләп карап, яшелчә үстерә алмый, анда чүп үсеп утыра, бәрәңге бакчасының чүбен утый алмый, рәтләп төбен өеп, бәрәңгесен җитештерә алмый. Кайчак исә, ызан буенда бер буй җир өчен, тавыш чыгарып, сугышып ята. Кадерләсәк, булган җиребездән дә файдаланырга мөмкинлек бик күп. Тагын җир бирәбез, дип торалар, Аллаһ Раббыбыз, Җир-анагыз өчен низаглашмагыз, даулашмагыз, бүлешмәгез, дип кисәтте, без моның белән зур гөнаһ эшлибез. Җирләребезне кадерлик, йорт тирәләребезне чистартыйк, мөмкин булган җиргә агачлар утыртыйк. Йорт тирәләрегезгә бигрәк тә җимеш агачы утыртсак, саваплы булыр.

Аллаһ насыйп итеп ямьле яз айларына да аяк бастык. Үзебезнең мәңгелеккә бара торган йортыбызны, урыныбызны, мәңгелеккә керә торган капкабызны, зиратыбызны зиярәт кылырга, чистартып, матурлап, каберләрен күркәмләп, әрвахлар рухына дога кылып кайтырга бик уңайлы вакытлар җитте. Бигрәк тә җомгалар укылгач, шунда бер барып кайту бик хәерле булыр. Чөнки ул җирләр дә — үз өстебездә. Ул да таркау ятса, анда да пычрак булса, димәк, без бу җир өчен Аллаһ Тәгалә каршысында җавап бирәчәкбез. Без шушы Ватан алдында, әти-әни алдында, Җир-ана алдында, Аллаһ Тәгалә каршында булган вазифаларыбызны намус белән үтәп яшәргә тиешлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев