Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чутай авылы мәчетенә ярдәм кирәк!

Хәзерге вакытта мәчет манарасын ремонтлау бара, шулай ук тышкы ягы да ремонт сорый.

Хөрмәтле райондашлар! Чутай авылы мәчетендә ремонт эшләре башланып китте. Хәзерге вакытта мәчет манарасын ремонтлау бара, шулай ук тышкы ягы да ремонт сорый. Инде эшләр битараф булмаган кардәшләребезнең ярдәме белән башланып китте. Бу зур эшне башкарып чыгу өчен мәчетнең генә акчасы җитми.

Шуңа күрә газета укучыларыбызны, райондашларбызны, авылдашларыбызны да шушы хәерле, әҗерле эштә катнашып, Аллаһ Сүбхәнәһү үә Тәгалә һәм Аның илчесе Мүхәммәд сәләллаһу галәйһи үә сәлләм вәгъдә иткән әҗерләргә ия булырга чакырабыз. Барыбыз да белә, сәдака — гөнаһларның кичерелүенә, изгелекләрнең арттырылуына, догаларның кабуллыгына сәбәп. Җәһәннәм утыннан пәрдә булучы, җәннәткә юл ачучы да — сәдака. Мәчет салуга кергән өлеш исә җәннәттә үзеңә йорт булдыруга бәрабәр. Чөнки пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Кош оясы кадәрле генә булса да мәчет салучыга Аллаһ җәннәттә йорт төзер», — диде (Бухари, Мүслим). 

Сәдаканың дәрәҗәсен ассызыклап, тагын бер хәдис китерәсе килә. Бервакыт пәйгамбәребез Мүхәммәд галәйһиссәләм гаиләсендә сарык чалына. Гаишә радыйаллаһу ганһә ирештергән хәдистә бу тарих турында менә нәрсә диелгән: «Сарыктан нәрсә калды?», — дип сорады Аллаһ илчесе (итне таратканнан соң). Без: «Калак сөяге турысы гына калды», — дидек. Шулвакыт ул: «Бөтенесе дә калды, калак сөяге турысыннан башка», — диде (Тирмизи). Галимнәр бу хәдисне аңлатып, үзеңдә калган өлеш — югалды. Ә сәдака итеп өләшенгәне Ахирәткә калды, югалмады, диләр. 

Әйе, сәдака итеп биргән малыбыз кесәбездән китсә дә, ул югалмый, җәмәгать. Аның файдасы үзебез өчен. Әгәр Аллаһ Тәгалә кешегә мал бирсә һәм шул малга ия булган вактында юлына мохтаҗ кешеләрне чыгарып, яисә башка төрле юл белән сәдака бирү мөмкинлекләре тудырса, бу, һичшиксез, Аллаһның бер рәхмәтедер. Чөнки бүген акчаң бар вакытта син аны киләчәгең өчен куллана аласың. Дөнья эшләрендәге мондый файдалы кертемне инвистиция диләр. Алга карап эш йөртүче кешеләр дөньяви эшләрдә нәкъ шушы алымны кулланып эшли — киләчәге өчен бүген түли. Ә сәдака бирү — Ахирәтен кайгыртып яшәүче мөэмин өчен югалтусыз, табыш китерүче Аллаһ бүләге. 

«Дөреслектә, сәдака тараткан ирләр һәм хатыннар Аллаһка күркәм (бурыч) бирүчеләр һәм ул арттырылыр. Аларга юмарт әҗер әзерләнгән», — ди Аллаһ Тәгалә («Хәдид» сүрәсе, 18 аять). Аллаһ ризалыгын өмет итеп, кешеләрдән рәхмәт сүзләре, мактаулар көтмичә Аллаһ юлында ихлас сарыф иткән мал өчен Аллаһ әҗерне күп тапкырлар арттырып язар, ә «юмарт әҗер әзерләнгән» дигәне җәннәт нигъмәтләрен аңлата, дип шәрехли бу аятьне галимнәр.

Менә шундый юмарт әҗерләргә ия булу өчен Раббыбыз безгә кабат мөмкинлек бирә. Аллаһ йортларын төзекләндерүгә өлеш кертергә теләүчеләр сәдакаларын мәчет җитәкчелегенә тапшыра яки түбәндә күрсәтелгән номерга күчерә ала.

89586291663 Фагыйлә абыстай

Аллаһ Тәгалә кабул итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев