Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Декабрь аенда “Коръән – һәр йортка” акциясе старт алды

Россия ислам институты декабрь аенда "Коръән - һәр йортка" дигән гадәти булмаган акция уздыра.

РИИ студентлары һәм хәзрәтләр өйгә килеп, азан әйтә, Коръән укый, шул рәвешле, өйне рухи сафландыра. "Коръән укылган өй бәрәкәтле, тыныч була, моны күпмегә иртәрәк эшләсәң - шулкадәр яхшы", - дип хәбәр итә РИИ. Йортка азан әйтү, бәрәкәтле догалар уку саваплы гамәл.
Хәзерге вакытта 20 дин әһеле шушы игелекле эшкә алынган.
Акцияне РИИ студентлары оештыра, түләүсез. Ай дәвамында түбәндәге номерга шалтыратырга мөмкин: 8-950-313-33-01.
Фото: http://dumrt.ru/news/news_8022.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250