Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дин һәм тормыш

Түбәтәйләр бүләк иттеләр Хәмит хаҗи (ул чагында хаҗи түгел иде әле, 1998 елда хаҗга барып кайткач булды) әллә никадәр ишекләрне ачып, әллә кемнәр белән бәхәсләшеп, үзенең хаклыгын раслап йөри торгач, Кунырда мәчет төзүгә рөхсәт алуга ирешә. Дингә теше-тырнагы белән каршы булган сәвит номенклатурасы гап-гади колхозның гап-гади рәисенең үҗәтлегенә, төптән уйлап...

Түбәтәйләр бүләк иттеләр
Хәмит хаҗи (ул чагында хаҗи түгел иде әле, 1998 елда хаҗга барып кайткач булды) әллә никадәр ишекләрне ачып, әллә кемнәр белән бәхәсләшеп, үзенең хаклыгын раслап йөри торгач, Кунырда мәчет төзүгә рөхсәт алуга ирешә. Дингә теше-тырнагы белән каршы булган сәвит номенклатурасы гап-гади колхозның гап-гади рәисенең үҗәтлегенә, төптән уйлап аңлаткан фикерләренә каршы тора алмыйлар. Һәм 1989 елның 22 августында мәчеткә беренче нигез ташы салына. Бу хакта район газетасында хәбәр басыла. Һәм менә шул хәбәрдән соң ул чактагы райком бинасы юлын таптый башлый инде Хәмит ага партоешма сәркатибе Мөхәммәт Гыйниятов белән. Райкомның беренче сәркатибе Марат Әхмәтовның тирән карашлы булуы аркасында гына эшләре райком бюросында тикшерелмичә кала. Һәм мәчетне әкренлек белән булса да төзи башлыйлар. Кытлык чорлар бит. Ул чакта төзелеш материаллары сорап килгәндә кире бормаучыларны рәхмәт хисләре белән искә алды Хәмит ага. Аның абыйсы, ул чактагы төзү-монтаж идарәсе начальнигы Шамил Гәрәевның (мәчеттәгеләр мәрхүмнең рухына да дога кылдылар) мәчет төзелешенә ярдәме бик зур булган. Авыл халкы да нык булышкан. Акча да җыешканнар, икешәр көн бушка да эшләгәннәр. Һәм төрле төбәкләрдән кунаклар да чакырып, 1992нче елның 12 декабрендә мәчетне ачу тантанасын үткәргәннәр. Хәзер җылы, якты мәчет әйбәт кенә эшләп килә. Махсус дини уку йортында белем алып кайткан указлы мулла Рафис Гарифуллин үтемле вәгазьләре, яхшы гамәлләре белән авылдашларының зур ихтирамын яулаган. Шулай булмаса, бүген мәчет ачылуның 20 еллык тантанасына шулкадәр кеше килер идемени?! Читтә дә беләләр икән үзен. Район авылларыннан, башка өлкәләрдән дә килүчеләр бар иде. Монда, билгеле, Хәмит хаҗиның да авторитеты йогынты ясагандыр.
«Гел әйтә киләм, Хәмит хаҗи кебек олы җанлы кешеләр булганда, мәчетләребез булып торыр, булганнары матур итеп яшәр», дигән фикерне алга сөрде Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең чыгышында. Мәчеттә хатын-кызлар күп булуын искәртеп: «Ир-ат мәчеттән кайтса бусагада калыр, хатын-кыз кайтса өйгә керер», - дип аларның бу гамәленә хөрмәтен белдерде. Үткәннәребез турында киләчәккә калдыру өчен бүгеннән үк мәчет тарихын яза башларга кирәк диде. «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин республиканың иң төньягында, Киров өлкәсе, Мари Республикасының христиан динендәге авыллары арасында урнашкан зур булмаган бер төбәгендә исламга шундый әйбәт мөнәсәбәт булуына хөрмәтен белдерде. Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге «Әхмәт» мәдрәсәсе ректоры Җәмил хәзрәт Хәлирахманов, Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев тантанада чыгыш ясап, Куныр кебек авыллардагы шушындый мәчетләрнең эшләп килүе ислам диненең үсешендә һәм киләчәгендә мөһим урын тотуын дәлилләделәр.
Кунырда 60 яшен тутырып узган 70ләп ир-ат бар икән. Әмма мәчеткә йөрүчеләр берничә дистә генә. Кечкенәдән сәвит тәрбиясе каннарына сеңдерелгән буынны үгет-нәсихәт белән генә дингә кертеп җибәрүе кыен. Менә шушындый очрашуларны, җыелып сөйләшүләрне ешрак үткәрергә кирәк дигән фикер дә әйтелде тантанада. Нәзимә абыстай төрле яшьтәге 40лап хатын-кызны гарәп хәрефләрен танырга, дин сабагына өйрәткән. Тантанага хатын-кызларның күп килүе шуның белән дә аңлатыладыр әле. Гөлсинә туташ мәчеттә балаларны укыта. Өлкәннәргә алмаш килә дигән сүз. Тәгъзимә, Нуриян, Асия кебек мәчеттә күп эшләрне оештыруда актив катнашып, чын күңелдән булышып йөрүче кешеләр дә бар авылда. Димәк, әкренләп мәчеткә йөрүчеләр саны да артыр әле, аеруча сәвит тәрбиясе алып өлгермәгән яшьләр хисабына, дигән фикердә Рафис хәзрәт Гарифуллин. Районыбызның изге җанлы, киң күңелле эшмәкәре Радик Закировның игелекле гамәле монда да килеп җиткән. Тормыш иптәше Асия белән икесе исеменнән корбан чалдырып, итен мәчеткә биргән. Тантанага килгән барлык халык корбан ашыннан авыз итте, берсеннән-берсе тәмле камыр ризыклары белән чәй эчте. Шушында ук мәчет төзелешенә, соңыннан аны карап тотуда, зиратларны тәртипләүдә теләп катнашкан бик күп кешеләргә чигүле түбәтәйләр бүләк иттеләр.
Моннан 20 ел элек, Бөрбаш авылындагы мәчеттән берничә көнгә соңарак ачылса да, инициаторы Хәмит хаҗи һәм аның абыйсы мәрхүм Шамил ага булган Кунырдагысы иң беренче булып нигез ташы салынган һәм төзелгәне булып, район тарихына кереп калыр.
Рәсемдә: тантанадан күренеш.

Гаделлек
Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) бер яһүд: «Әй, Мөхәммәд! Бурычыңны түлә. Сез Габделмоталлиб балалары, һәммәгез дә алган бурычыгызны озак тотасыз», - дип якасына ябыша. Моны күреп торган хәзрәти Гомәр: «Кит, бәдбәхет! Син нәрсә сөйлисең?» - дип яһүдкә ташланырга әзерләнә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) тиз генә Гомәрне туктата: «Вакыты җитмәгән җитүен, әмма минем бурычымны илтеп бир һәм бер өлеш арттырып та түлә. Анысы синең аны куркытканың өчен булыр», - ди. - Тәүратта ахырзаман пәйгамбәре үзе өчен үч алмас дип укыган идем. Бу чыннан да шулай икән. Сынар өчен генә шулай эшләгән идем, инде аның үзенә дә, сүзенә дә ышандым, - дип, ошбу яһүд иман китерә, мөселман була.

Телнең иң зур хатасы - ялган
Аллаһы Тәгалә кешене бер дөнья кебек яратты. Шул кечкенә дөньяда бер хаким бар. Бу хаким - телдер. Таң атуга аңа бөтен әгъзалар ялына башлый: «Әй, хаким! Без синең белән бергә. Зинһар, Аллаһтан курык. Син тыныч булсаң, без дә сәламәт булырбыз». «Катнашың булмаган нәрсәне сөйләмә, бу сиңа бер савап булыр», - дигән бер сәхабә. Әбү Бәкер әс-Ситдыйк буш сүзләрдән тыелыр өчен хәтта авызына таш кабып йөргән. Берәр сүз әйтергә кирәк булса, башта уйлар, әгәр сүзе Аллаһ разый булырлык булса, ташын авызыннан алып сүзен әйтер икән. Рәсүлебез әйткән: «Бер сүз белән җәһәннәм түренә олагырга була». Нахак сүз аркасында кеше үлеменә дә шаһит булганыбыз бар бит? Әбү Һөрәйрә сөйләгән хәдистә: «Иманлы кеше яхшы сүз сөйләсен. Андый сүзләрне таба алмаса, тик торсын. Чөнки хәерсез, буш сүзләр күңел каралуга һәм катылануга сәбәп була», - диелә.

Министрлыктан кайткан имам


Күпләр авылны ташлап шәһәргә китү ягын караган бер чорда ул Казандагы фатирын калдырып Шубанга кайтып төште. 2008нче елның җәе иде. Югыйсә, Рәис авылда үскән, авылда ничек тырышып-тырмашып яшәгәннәрен күргән кеше. Шулай да кайтты.
- Үсмер малай чакта елга-чокырлардан ташып, колхоз басуларыннан кача-поса утап, арба тартып печән әзерләп йөрүләр, бер караңгыдан икенчесенә кадәр басуда эшләүләр онытылмаса да, яшь барган саен туган як ныграк сагындыра, ешрак искә төшә икән, - ди ул. - Хәзер авыл өендә дә суы, газы кергән, пенсия килеп тора. Олыгайган көнеңдә шәһәрнең төтенгә уралган таш диварлары арасыннан качасы килә, иркенлеккә, саф һавалы авылга тартыла күңел.
Җәмәгате Флераның да йогынтысы зур булды бугай. Флера авылга 2005нче елда, Югары Шубанда мәчет ачылган елны ук кайтып киткән иде. Кирәге чыгар дип дача йорты салып куйганнар иде. Суын, газын керттереп шунда тора башлады. Әле ул чагында эштә булган Рәис ялларга гына кайтып йөрде. 40 елга якын Казанда министрлыкта, мелиорация системасында эшли ул. ТАССРның атказанган мелиораторы. Медальләр, Мактау таныклыклары белән бүләкләнгән. Пенсиягә хезмәт ветераны булып чыга. Һәм шул көннән Флерасы белән Югары Шубанда төпләнеп яшиләр. Уллары Рамис та алар янына кайтып, район башкарма комитетында юрист булып эшли башлый.
Рәис Казанда торып эшләсә дә, Шубанда да үз кеше, күпләр белән арасын суытмаган, аралашкан. Теге сәвит вакытында, бөтен әйберне министрлыклар бүлеп утырган елларда үзәге Югары Шубан булган «Алга» колхозына ярдәме күп тиде. Аның булышлыгы белән бульдозерлы «Т-100», экскаватор белән «Беларусь», ике данә «ДТ-75» тракторы, бер «Бензовоз» машинасы алдылар. Авылдашлары йөреп укый торган Карадуган урта мәктәбенә дә ярдәм итте Рәис: аларга арбасы белән өр-яңа «Беларусь» тракторы кайтартуга иреште. Аның ярдәме белән ул елларда Тимирязев исемендәге хуҗалыкка да прицеплы «Беларусь» тракторы кайтарылды. Гомумән, министрлыкта эшләгәндә авылдашларын, райондашларын беркайчан да онытмады, эреләнмәде, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышты. Авылның мөхтәрәм абыстае Нәфыйга апа белән бергә 2005нче елда ачылган мәчеттәге эшләрне оештырып йөргән хатыны Флера кебек, Рәис тә авылга кайтуга мәчеткә килә. Ул хәзер авылда гына түгел, районда да шактый танылган имам. Казанда торганда ук намазга баскан, мәчеткә йөргән, мәдрәсәдә дин гыйлеменнән сабак алган Рәис өчен бу эшкә алыну әлләни кыен булмый. Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсендә өйрәнгәннәрен тагын да баету нияте белән Балтачка кайткач укып, «Ислам» динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге югары мәдрәсәне дә тәмамлый. Хәзер ул Югары Шубанда дипломлы һәм указлы имам. Хатыны Флера да шулай ук белемле абыстай. Балаларны да, өлкән яшьтәге хатын-кызларны да дин сабагына өйрәтә. Анда белем алганнар хәзер рәхәтләнеп коръән укыйлар, намазга басканнар. Мәчеттә балалардан, хатын-кызлардан туплап тагын 4 группа укыталар. Аларда укыган 4 кеше алга таба укып югары дини белем алган.
- Кача-поса намаз укып, Коръән ашлары үткәреп йөргән әнием Хәдичәбикә хәзерге бу хәлләрне күрсә и сөенер иде инде, - ди Рәис әнисен дә, әтисе Мөҗипне дә бик ихтирам белән искә алып. Хәдичәбикә сәвит елларында да авылда абыстай булып торган. Авылларында гына түгел, күрше-тирә авылларда да мәрхүмәләрне соңгы юлга мөселманча, ислам дине кушканча озатуда ярдәме зур булган. Хәзер аның эшен улы Рәис, килене Флера дәвам итәләр. Рәис кайткач, Югары Шубан мәчетендә эш нык җанланган. Дини бәйрәмнәрне бик матур итеп күп халык белән үткәрәләр. Мәчеттә Коръән ашлары үткәрү өчен бөтен кирәк-ярак та бар. Җәйләрен балалар өчен ике-өч атналык лагерьлар оештыралар. Коръән уку, намаз уку буенча бәйгеләр үткәрәләр. Соңгы намаз уку бәйгесендә 65 кыз бала катнашкан, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырганнар. Мәчеттә теләгән кеше ифтар, Коръән ашлары үткәрә. Мохтаҗларга сәдакалар җыеп ярдәм күрсәтелә. «Авылдашларым гошер сәдакасы җыюда да бик активлар. Мәчет эшләренә бик булышалар, рәхмәт үзләренә», - ди Рәис. Гомумән, имам Рәис Мөҗипов гел эзләнүдә, халыкны мәчет белән күбрәк якынайтуда яңадан-яңа алымнар кулланып эшли. Мәчетнең кечкенә генә китапханәсен дә булдырган. Монда авылдашларының дин юлындагы үткәнен дә, хәзергесен дә күрергә мөмкин. Рәис, имам буларак, Илдус хәзрәт Фәиз фәрманы белән «Халкыбызга хезмәте өчен» медале белән бер дә юктан бүләкләнмәгән инде.
Югары Шубанда мәчеткә йөрүчеләр саны елдан-ел арта. Дин юлына баскан авыл кешеләренең киләчәкне матур итеп, өметле итеп күрә белүләре, авылда эчкечелекнең, исламда гөнаһ булган тискәре гадәтләрнең кими баруы куанычлы. Авыл имамы Рәис Мөҗипов мәчеттәге һәр эшне авылдашларында матур тойгылар уятырлык итеп оештырырга омтыла.


Сәхифәне Хәлил Нәкыйпов әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250