Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дин сагында торучылар

Мәчеткә җәяү бару ул вакытны бушка үткәрү түгел, үзе бер гыйбадәт.

Әбү Һурайра (р.г.) сөйләгәнчә, Аллаһның рәсүле (с.г.в.) әйтте: «Сезгә Аллаһның нәрсә сәбәпле гөнаһларны сөртүе һәм дәрәҗәләрне күтәрүе турында хәбәр итәргәме? Алар: «Әлбәттә, әй Аллаһның илчесе!» Ул: «Бу читен булуга карамастан, тәһарәт алу, мәчетләргә таба күп адымнар ясау һәм намаздан соң намазны көтү. Менә бу рибат (сакта тору) булыр». (Мөслим).

Нинди генә изгелек булмасын: зекер кылу, Коръән уку, намаз уку, сәдака бирүме яки башка изгелекләр эшләгәндә, кеше бу эш өчен әҗер дә ала һәм шул ук вакытта гөнаһысы да ярлыкана. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (сгв) әйтте: «Сез ни әйтерсез, әгәр сезнең берәрегезнең ишек алдында елга агып торса, һәм шунда көненә биш тапкыр коенса, аның тәнендә берәр кер калырмы? Алар: «Бер кер дә калмас иде», – диделәр. Ул: «Шуның кебек биш вакыт намаз да, Аллаһ алар сәбәпле гөнаһларны сөртәдер», – диде. (Бохари, Мөслим).

Яки сәдакага килгәндә Пәйгамбәребез әйтә: «Дөреслектә сәдака Раббының (кешегә) ачуын киметәдер». Яки тәһарәт алганда кешенең су белән йөзендәге, кулларындагы һәм аякларындагы кер юылып төшә, диде Пәйгамбәребез. Яки исебезгә төшерик, Пәйгамбәребезнең хәдисен, ничек итеп чүлдән баручы хатын, коега төшеп, су алып менеп, сусаган эткә су эчергәне өчен аның гөнаһларының ярлыканганын. Әлеге хәдискә килгәндә, Пәйгамбәребез өч нәрсәгә аерым басым ясады.

Беренчесе, читен, авыр булуга карамастан, тәһарәт алу. Бәлки аның суы яки бүлмәсе суыктыр, ул туңа, калтырый, әмма тәһарәтен барыбер ала. Яки аңа тәһарәт алу өчен каядыр ераккарак барырга кирәктер, яки ул ятакта чирләп ятадыр һәм ул көч-хәл белән тәһарәт алырга торып китә. Ул Раббысы өчен сабыр итә. Аллаһка гыйбадәт кылу авыррак, читенрәк булган саен, кешенең дәрәҗәсе артыграк, әҗере зуррак була. Җылы җирдә җылы су белән тәһарәт алу, туңа-туңа салкын су белән тәһарәт алу бер түгел инде. Яки өйдә, йомшак намазлык өстендә намаз уку белән, урамда, кар өстендә намаз уку белән бер түгел.

Икенчесе, мәчеткә намазга җәяү бару. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Кем өендә тәһарәт алып, Аллаһның йортына, Аллаһның кушкан фарызын үтәргә дип җәяү китсә, бер атлаган адымы белән аның бер гөнаһысы сөртелер, икенче адымы белән дәрәҗәсе күтәрелер». (Мөслим)

Бер хәдистә Убәй ибн Кәгъб (р.г.) сөйли: «Мин мәчеттән иң ерак яшәүче бер ирне белә идем һәм ул бер җәмәгать намазын да калдырмады. Мин аңа: «Үзеңә бер ишәк сатып алсаң идең, төннәрен караңгыда һәм көндезләрен эсседә шуңа утырып йөрер идең», – дип әйттем. Ул: «Әгәр мин мәчет янында гына яшәсәм дә, бу мине шатландырмас иде. Мин мәчеткә барганда һәм гаиләмә кире кайтканда адымнарымның язылып баруын телим», – диде. Пәйгамбәребез (аның җавабын ишетеп) аңа: «Аллаһ сиңа боларның барысын да җыйды», – диде. (Мөслим). Ягъни, Аллаһ сиңа алырга ниятләгән бөтен әҗерләрне, өстенлекләрне дә бирер.

Пәйгамбәребез вакытында бер шундый хәл була. Мәдинә шәһәре читендә яшәүче Бәнү Сәләмә кабиләсе, шәһәрнең эченәрәк үтеп, мәчет тирәсенәрәк урнашырга карар кылдылар. Пәйгамбәребез бу хакта белгәч аларга әйтте: «Әй Бәнү Сәләмә! Йортларыгызда гына калыгыз, сезнең адымнарыгыз языладыр», – диде. Ягъни мәчеткә барганда һәм кайтканда атлаган адымнарыгыз Аллаһ тарафыннан язылып, теркәлеп бара дип аларны моңарчы яшәгән урыннарында калдырды. Шушы вакыйга сәбәпле, Аллаһ Йәсин сүрәсенең 12 аятен иңдерә: «Дөреслектә мәетләрне без генә тергезәбез, һәм аларның атлаган адымнарын һәм (җирдә калдырган аяк) эзләрен язарбыз. Без һәрнәрсәне санадык һәм Китапларның Анасына теркәдек».

Әгәр дә без шул вакыттагы Мәдинә шәһәренең зурлыгына игътибар итсәк, Википедиягә карасак, Пәйгамбәребез Мәдинәгә килгәндә, анда 12-15 мең кеше яшәве хакында, ә инде Мәдинәгә төрле яклардан мөһәҗирләр килү сәбәпле, Пәйгамбәребезнең вафат булган елында, Мәдинәдә якынча 30 меңгә кадәр кеше яшәгәне әйтелә. Икенче чыганакларда Пәйгамбәребез яшәгән заманнарда Мәдинәдә 20 мең кеше яшәгән дип әйтелә. Шуннан чамаларга була инде, аларга мәчеткә ничә чакрым барырга туры килгәнен.

Бу хәдисләрне укыгач, мәчеткә машинага утырып килү хупланмый икән дип уйларга кирәк түгел. Машина белән дә хуплана, ул кеше дә тиешле әҗерен алыр, чөнки ул мәчеткә барганда һәм кайтканда Аллаһ юлында йөридер. Ничек булса да мәчеткә килегез, мәчетләр җанланып торсын. Пәйгамбәребез безгә бары тик җәяү килү утырып килүдән караганда күпкә өстенрәк икәнен генә әйтте. Мәчеткә җәяү бару ул вакытны бушка үткәрү түгел, үзе бер гыйбадәт. Кеше тик бара, шуның белән аның дәрәҗәсе күтәрелә. Шуңа өстәп җәяү йөрү бик файдалы да, бәлки шуңа да җәяү килүгә өстенлек биреләдер.

Өченчесе, намаз беткәннән соң икенче намазны көтү. Хәдисләрдә килгәнчә, әгәр кеше тәһарәтләнеп мәчеткә килеп намазны көтеп утырса, яки намаздан соң намаз урынында утырып калса, ул торып киткәнче фәрештәләр аңа Аллаһтан ярлыкау һәм рәхмәтен сорарлар. Шуңа күрә кайбер галимнәр, бу хәдистә сүз икенче намазга кадәр мәчеттә калу хакында бара диделәр. Әмма кеше шулай ук көннәр буе мәчеттә дә утыра алмый. Шуңа икенче галимнәр, намаздан соң намазны көтүне, күңел белән көтү диделәр. Кеше үз эшенә китә һәм күңеле белән киләсе намазның азанын көтә һәм яңадан мәчеткә ашыга.

Менә бу мәчеткә баруларны, җәмәгать намазларында катнашуларны Пәйгамбәребез рибат диде. Ягъни кизү тору, сакта тору. Менә бу хәдистә искә алынучылар сакта торучылар. Алар диннең сагында торучылар, алар динне саклаучылар, аны ныгытучылар. Менә болар мәчетләрне җанладыручылар, нурландыручылар. Мондыйлар булганда авылда, мәхәлләдә дин булыр, дин ныгыр.

Марат Сәйфетдинов,

Балтач Үзәк мәчетенең имам-мөгәллиме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин