Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дини белешмә: сездән – сорау, бездән – җавап

Чит диндәге танышың вафат  булганны ишеткәч, нәрсә дияргә? Аңа мөселман кешесе теләк тели аламы? Яраса, ничек әйтергә?

Бу сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Сезнең үз динегез, безнең үз динебез», – ди. Шуңа күрә мөселман кешесенә башка диннәр мәрасимнәрендә (дини соңгы юлга озату йолаларында) катнашу рөхсәт ителми, әмма кеше бәла-казага юлыкса, янгын чыкса, яки туганы үлсә, кабер казышырга булсынмы, башка эшме – кайда ярдәм кирәк, дини мәрасимнән тыш, булышу, ярдәм итү динебездә хуплана. Кайгысын уртаклашкан вакытта ул кешегә җиңеллек, сабырлык теләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев