Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дини белешмә

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

— Элекеге вакытларда укылмаган намазларны үтәү йөзеннән мәчет намазы яисә икенде намазының сөннәте урынына (укылган очракта) казага калган намазларны уку дөрес буламы? 

— Нәфел намазлар, мәчет намазы кебек сөннәт намазлар. Алар үзләре кыямәт көнендә, фарыз намазларны каплый торган өстәмә гыйбәдәт булып торалар. Ә инде кеше фарыз намазларын каза кылырга тели икән, бу очракта аерым, өстәмә каза намазын укып, шул ук икенде намазы алдыннан булсынмы, шул ук мәчеткә кергәчме, өстәмә каза намазын дип, ният кылып укыса, хәерлерәк булыр.

— Мәчеттә, сөннәт намазларын укыганда, даими кыска сүрәләр генә укысаң ярыймы, әллә инде озын сүрәләр уку саваплыракмы? Сөннәт намазында сүрәләрне төрле тәртиптә укысаң ярый, дип ишеткән идем, бу дөресме?
— Әлбәттә, үзеңнең вакытыңа һәм урыныңа карап, син намазда кыска яисә озын сүрә укырга мөмкин. Әгәр дә җәмәгать намазы укыйсың икән, бу очракта бик тиз укылмый торган, шул ук вакытта җәмәгатьтән бик соңга калмый торган сүрәләрне уку хәерле. Әгәр дә намазыңны ялгызың башкарасың икән, бу очракта, әлбәттә, озын сүрәләр укып, Аллаһка якынаеп укырга мөмкин.

— Сүрәләрне уку тәртибенә килгәндә, фарыз намазларында кебек үк сүрәләрне уку тәртибе сөннәт намазларында да саклана. Ниндидер сәбәпләр аркасында сөннәт намазларын укыганда сүрәләрне уку тәртибе алмашынса, намазга кимчелек килми, шулай да намазларда сүрәләрне уку тәртибен саклау хәерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш