Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Диния нәзарәте җитди авырулар белән чирләүче балаларга матди ярдәм күрсәтә

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Изге айның беренче 10 көнендә, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фондында 4 авыру баланы һәм 1 олы кешене дәвалау өчен акча җыелды. Шулай ук 200 мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмалары алырга өлгерде.

«Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясендә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез һәм изге айда бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә чакырабыз.

«Рамазан – изге гамәлләр ае» дип исемләнгән хәйрия марафоны ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда.

Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм