Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Догачы балалар үстерик!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия», – диде. Бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган балаларны яклау көне алдыннан менә шулар турында уйлансак, дөрес нәтиҗә ясасак иде.

Байлык туплап, яхшы өйләр салып, затлы машиналар алып биреп, баланы бәхетле итеп була, дип уйлаган әти-әниләр хаталы юлда. Андый фикерләр ялгыш тәрбия җимеше. Күпме генә тырышсаң да, барыбер сиңа караганда күбрәк байлык калдыручы булачак. Әти-әнисен калдырган байлыгына карап кына бәяләргә өйрәнгән бала, аларны барыбер булдыксызлыкта гаепләячәк. Картаймыш көнеңдә үзең төзегән зур йортта үзеңә урын да калмаска мөмкин.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия», – диде. Бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган балаларны яклау көне алдыннан менә шулар турында уйлансак, дөрес нәтиҗә ясасак иде.

Кем соң ул бала? Ул каян килгән? Бәлки бу сораулар сәер дә яңгырый торгандыр. Әмма бүген кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган, аңсыз курчак дип кабул итәбез.

Бала рух рәвешендә дөнья яратылганда ук яратылган. Аллаһ хозурында фәрештәләр, җеннәр янында яшәгән. Җир тормышында яшәү өчен әтисендә орлык буларак барлыкка килгән. Ана карынында шул орлыктан материаль формада формалашкан. Әти кеше ничек яшәгән, нәрсә ашаган, нәрсә эчкән, шуның нәтиҗәсендә нинди орлык җитештергән, әлбәттә, балада бу чагылыш таба. Алабута орлыгыннан күпме генә тырышсаң да, бодай үстереп булмый.

Шулай ук булачак әни кеше дә нинди тормыш алып бара, ничек яши, кияүгә чыккач нәрсәләр ашый, нинди киемнәр киеп йөри – болар берсе дә әһәмиятсез түгел. Чөнки баланың тәне әни кеше ашаган ризыктан формалаша. Әти кеше аракы белән сугарып орлык җитештерсә, әни кеше хәрам ризыклар ашап баланың тәнен үстерсә, ул бала туганда ук хәрамга, бозык эшкә хирыс булып дөньяга килә.

4 ай да 10 көндә шул формалашкан тәнгә Аллаһ хозурындагы җан иңә. Җан никадәр генә саф булмасын, аңа хәрамнан хасил булган тән белән идарә итү авыр булачак. Инде баланың тәне дә, җаны да, аңы да бар. Әмма әле ул тагын 5 ай ана карынында кала, холык формалаша. Ана карынындагы баланың аңлаганын хәзер инде фән дә раслады. Бу вакытта булачак әти-әни ниндиерәк тормыш алып бара, үзара мөнәсәбәтләре нинди, әни кеше нинди фильмнар карый, тирә-юньдәгеләргә нинди сүзләр әйтә, берсе дә эзсез югалмый, баланың холкына тәэсир итә.

Аллаһка булган уртак мәхәббәт җаннарны бер-берсенә тагын да якынайта, аларны мәңге бетмәс энергия һәм илһам белән тәэмин итеп тора. Менә шушы олы мәхәббәт балага да уңай йогынты ясый. Бала бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт диңгезендә ләззәтләнә һәм аның аңында бөтен кешелек дөньясына мәхәббәт уяна. Һәм ул инде киләчәктә җәмгыятебез өчен борчу-мәшәкать тудыручы булып түгел, ә гүзәл шәхес булып формалаша. Аллаһ мәңгелек, Аның кешеләргә мәхәбәте дә мәңгелек. Кем шуны таный, кем шушы мәхәббәткә кушыла ала – шул бәхетле. Шушы бәхетнең тәмен, ләззәтен тоеп яшәргә, иманлы, догачы балалар үстерергә насыйп булсын! Балаларны саклау, яклау дигәндә аларны Аллаһы Тәгалә кушканча, тыйганнарыннан тыелып, үтәргә тиешлесен үтәп, үзләре яши торган җәмгыятьтә лаеклы урыннарын табучы уллар һәм кызлар тәрбияләүне күз алдында тотарга тиешбез. Бала тәрбиясе өчен Аллаһы Тәгалә каршында да, бәндәләр каршында да җаваплы булуыбызны онытмыйк.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев