Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дошманга каршы корал

Күңел биреп, аңлап укыган кешегә биш вакыт намаз иясе булу өчен шушы хәдисне уку да җитеп аша.

«Намаз – ул Аллаһы Тәгаләне разый кылу, фәрештәләрнең сөюе, минем сөннәтем, мәгърифәт нуры, иман тамыры, доганың, гамәлләрнең кабул ителүе, ризыкта бәрәкәт, бәндәләргә рәхәтлек, дошнманнарга, шайтанга каршы корал, иясе белән үлем фәрештәсе арасында шәфәгатьче, каберендә нур һәм кабырга астында түшәк, Мөнкир белән Нөнкиргә җавап, каберендә Кыямәт көненә кадәр өлфәт һәм аралашыр кешеседер. Мәхшәр мәйданында намаз өстенә күләгә булып әверелер, янә аның башы хорзурында таҗ булып әверелер, тәне хозурында киеме, алдында йөри торган нур булып, ул кеше белән тәмуг арасындла пәрдә булып, янә Аллаһы Тәгалә каршысында мөэминнәр файдасына дәлил булып, янә үлчәүләрдә авырлык булып, сират аша үтү булып, җәннәткә ачкыч булып әверелер. Чөнки намаз – ул тәсбих, хәмед итү, Аллаһны олуглау, янә Коръән уку, янә догадыр. Дөреслектә гамәлләрнең изгерәге – вакытында үтәлгән намаздыр» (хәдис).

Күңел биреп, аңлап укыган кешегә биш вакыт намаз иясе булу өчен шушы хәдисне уку да җитеп аша. Шулай бит?

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: намаз