Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дәрес бәһасе яки тугры шәкерт

Әбү-Хәнифәнең улы “Фатиха” сүрәсен яхшылап укырга өйрәнгәч, Имам, рәхмәт йөзеннән аның остазына зур акча – биш йөз дирһәм җибәргән.

Дәрес бәһасе

Әбү-Хәнифәнең улы “Фатиха” сүрәсен яхшылап укырга өйрәнгәч, Имам, рәхмәт йөзеннән аның остазына зур акча – биш йөз дирһәм җибәргән.

–Моны миңа ни өчен җибәргәннәр? – дип гаҗәпләнгән Коръән укытучысы.

Шуннан соң Әбү-Хәнифә аның янына үзе килгән һәм гафу үтенеп:

–Минем улыма өйрәткән нәрсәне аз дип санама. Чөнки, Аллаһ белән ант итеп әйтәм, безнең күбрәк малыбыз булса, Коръәнгә хөрмәт йөзеннән сиңа күбрәк бирер идек! – дип әйткән.

Тугры шәкерт

Әбү-Йосыф сөйләве буенча, Әбү-Хәнифәнең бер генә дәресен дә калдырудан куркып, улы үлгәч, күмү эшләрен ул үз кардәшләренә һәм туганнарына тапшырган.

Коръән уку

Бер төркем кеше Әбү-Хәнифә янына имамның намазда Коръән укуы хакында сөйләшергә килгән. Әбү-Хәнифә әйткән: “Ничек мин бу сорауны берьюлы шулкадәр кеше белән сөйләшә алыйм! Бердәнбер юл – сез арагыздан берәүне арадашчы итеп билгеләп, аның белән барыгыз исеменнән сөйләшү”. Кешеләр шулай эшләгәч, Имам: “Моны сөйләүнең кирәге юк: мәсьәлә хәл ителгән. Барыгызны да тәкъдир итәр өчен сездән бер кеше сайланган кебек, намаздагы имамга да шунда булган барлык кеше исеменнән Коръән уку рөхсәт ителә”, – дип әйткән.

(Рөстәм Батырның “Әбү-Хәнифә турында хикәяләр” китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев