Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Эльмира Сөләйманова ни өчен ике баласы белән ял итә?

Татар эстрадасының моңлы сандугачы Эльмира Сөләйманова ике баласы белән Соль-Илецк шәһәрендә ял итә. Тормыш иптәше исә Чаллыда калган. Ни сәбәпле Эльмира иреннән башка гына ял итергә булган?

- Бер ел элек Чаллыда дүрт бүлмәле фатирга күчендек. Хәзерге вакытта анда ремонт эшләре бара. Ремонтны ирем үзе башкара, ә без диңгездән-диңгезгә ремонттан качып йөрибез, - дип сөйләде Эльмира Intertat.ru хәбәрчесенә. Аның әйтүенчә, әлеге фатирда элек җырчының каенанасы яшәгән, хәзер исә аңа бер бүлмәле фатир алып биргәннәр. "Яңа ремонтның дизайнын үзем уйладым. Барысы да гади һәм шул ук вакытта зәвыклы булачак", - диде ул.
Шуны да әйтергә кирәк: Эльмираның улы Артемга әле июнь аенда гына 1 яшь тулды. "Туган көнне өйдә генә уздырдык. Аллага шөкер, туганнар, дуслар күп, кунаклар күп булды. Бездә, гомумән, бәйрәмнәрдә кунаклар саны 30 кешедән ким булмый", - диде ул.
Чыганак: Интертат.ру
Фото: http://tukmak.ru/photo/eh/ehlmira_s_l_jmanova/100

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250