Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Эш сөйгәнне – ил сөя

Аллаһы Тәгалә: “Эш сөйгән кешегә эш бирермен”, – дигән. Мулланур Хәлил улы да, гомере буе эшкә күмелеп яшәде, әле дә шушы гадәтенә тугры. Авырсынып түгел, һәр эштән тәм-ямь табып эшләгәнгә, һәркайсы җиңел бирелде аңа.

...Өч ел Төньяк Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итеп кайткач, читтән торып, югары белем алды, өй төзеп чыкты. Норма сигезьеллык мәктәбендә эшләгән чорда хоккей мәйданчыгы кору, сыйныф бүлмәләрен матурлау, туган якны өйрәнү өчен туристик походларга бару, укучыларны музыкага өйрәтү – кыскасы, мәктәп тормышында кайнап яшәде. Ял көннәрендә балаларны әле хоккей, әле чаңгы, әле көрәш ярышларына алып китә иде. Әзерлексез генә ярышларга чыгып китеп булмый, айлар буе әле берсенә, әле икенче ярышка әзерләнәләр, шөгыльләнәләр иде. Шуңа күрә гел призлы урыннар алып кайтты аның укучылары.

Чапшар башлангыч мәктәбенә директор булып кайкач та, аптырап калмады, иске бинаны төзекләндереп, җылытып, җиһазлап, эшкә тотынды. Аннан соң яңа мәктәп-бакча бинасын төзү эше башланды... Авыл ир-егетләре белән күпме өмәләр генә үткәрделәр.

Утыз елга якын бу вазифада эшләү дәверендә Чапшар башлангыч мәктәп-бакча коллективы турында бер генә тәнкыйть сүзе дә әйтелмәде. Киресенчә, балаларга эстетик тәрбия бирү, дәресләрдә алдынгы алымнардан, техник җиһазлардан файдалану, балаларның белем дәрәҗәсе һәрвакыт алдынгы тәҗрибә, үрнәк, өлге буларак бәяләнде. Бу яңалыкларның барысының башында Мулланур Хәлил улы торды.

Пенсия яшенә җиткәнче үк җыелыш саен авыл халкы аннан имам вазифасын башкарырга алынуын үтенде. 2007 елда ул, бу вазифага тәвәккәлләде.

Ул заманда әле авылның мәчете дә юк бит. Картлар җомга, гает намазларын әле өйдә, әле мәктәптә, әле клубта укыйлар. Бу проблема да хәл ителде. 2015 елда мәчетле булдык. Аны сафка бастыруга, ачылуына Мулланур хәзрәтнең күпме  көче кергәнен үзе һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Әмма ул беркайчан зарланмый, “арыдым” дими. Үз өстендә күп эшли, бик күп укый, ятлый, башкаларны укыта, халыкны вәгазьли. Имамлык вазифасын күркәм итеп, медпункт, мәктәп-бакча, клубта эшләүчеләр белән бергә алып бара.

Мәчетебездә бер төркем ир-атлар, дүрт төркем хатын-кызлар, ял көнне балалар укый. Ифтар мәҗлесе, Корбан ашы, Мәүлет бәйрәме дә күркәм итеп оештырыла. Балаларның җәйге ялы да нәтиҗәле уза.

Хәзрәтебез Чапшар авылы мәчетләре тарихын чагылдырган альбомны да эшләп куйды. 53 еллык тоташ хезмәт тәҗрибәсе булган, бик тә абруйлы, авылдашларының хөрмәтен, ышанычын яулаган Мулланур хәзрәтебез белән әле тагын күп еллар бергә-бергә эшләрбез дип өметләнәбез.

Халидә абыстай

Фото: автор.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имам