Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фитыр һәм фидия сәдакалары турында

«Йә, Раббым! Алучыдан да, бирүчедән дә кабуллардан кыл!»

Сәдаканың берничә төре, шулар арасында мәҗбүри саналганнары бар. Ул да булса — зәкят, гошер, фитыр. Рамазан аенда мөселманнарның аеруча да фитыр һәм фидия сәдакалары турында сораулары күп җыела. Бу сәдакаларның билгеле күләме бармы? Әлеге сәдакаларның әҗере нинди? Аларны кемгә тапшырырга мөмкин?

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шул һәм башка кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

— Фитыр һәм фидия сәдакалары турында аңлатып үтсәгез иде.

— Аллаһның рәхмәте белән рамазан ае килүгә, гаеткә кадәр без фитыр сәдакасын тапшырабыз. Бу сүз «чистарыну» дигәнне аңлата. Хәтта ананың йөрәк астында йөргән бала өчен дә фитыр сәдакасы бирелергә тиеш. Ураза тоткан вакытта без начар гамәлләр кылырга мөмкинбез. Әйтик, кем беләндер ачуланышырга. Шулардан котылу, чистарыну өчен, фитыр сәдакасын тапшырабыз. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтә: «Кем дә кем гаеткә кадәр фитыр сәдакасын бирсә, ул фитыр сәдакасы дип саналыр һәм безнең хата-кимчелекләребезне, гөнаһларыбызны Аллаһы Тәгалә гафу итәр». Фидия сәдакасына килгәндә, ул — картлык яисә чир аркасында ураза тота алмаган кешенең сәдакасы. Ягъни ураза тотмаган көннәр өчен башка кешене ашатырга тиеш булабыз. Уразаны алмаштыру дип тә атарга була. Фидия мохтаҗларга ярдәм күрсәтү санала. Бу төр сәдаканы алгач, башка кешеләргә бирергә, башка максатлар өчен тотарга рөхсәт ителми.

— Аларның күләмнәре нинди?

— Диния нәзарәте аны ел саен раслый. Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән, быел фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме — 43000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме — 495000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә — 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә — 1000 сум. Фидия — 400 сум.

— Бу сәдакаларны кайчан бирергә?

— Фитыр сәдакасы гаеткә якынрак булган көннәрдә тапшырылса, хәерлерәк. Фидия исә ураза дәвамында бирелергә тиеш.

— Бу сәдакаларны тапшырганда ниндидер дога укыйсымы?

— «Йә, Раббым! Алучыдан да, бирүчедән дә кабуллардан кыл!» — дисәк тә хәерле булыр.

— Фитырны азык-төлек белән тапшырырга рөхсәтме?

— Ярый, әлбәттә. Рәсүлебез (с. г. в) үзе дә ризыклата биргән аны. Әйтик, ул якынча 3 л банка күләмендә хөрмә бирә торган булган. Без дә, җәмәгать, карабодай, дөге һәм башка азык-төлек җыеп, пакет туплап, мескен кешегә бирсәк, начар булмас.

— Фитыр сәдакасын мәдрәсә-мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен бирергә ярыймы?

— Әлбәттә, мәчетләр бу сәдакаларны җыя. Әмма без аны мескен-ятимнәргә таратабыз.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фитыр фидия