Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Габдулла ибн Габбәс

Әгуузе билләһи минаш-шайтан-иирраҗиим, бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим! Әссәләмммүгәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ. Хөрмәтле укучы, без Сезгә Балтач җәмигъ мәчетенеӊ остазы Гомәр хәзрәт әзерләгән бер-ничә кисәктән торган динебез тарихына кагылышлы мәкаләләр тәкъдим итәбез. (Дәвамы).

Габдулла ибн Габбәс пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) әтисенең бертуган энесе Габбәснең улы. Ул пәйгамбәребезнең Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылу вакыйгасына өч ел кала дөньяга килә. Пәйгамбәребез дөньядан киткәндә аңа нибары 13 яшь була. Шуңа да карамастан ул пәйгамбәребездән 1660 хәдис ишетеп ятлый һәм мөселманнарга җиткерә. Ул хәдисләр бүгенге көндә Бохари белән Мөслимнең хәдисләр җыентыгында саклана.
Җиде яшьтән ибн Габбәс пәйгамбәребезгә ияреп йөри башлый һәм аның белән сәфәрләргә дә чыга. Ибн Габбәснең үзе сөйләгәннәрдән: "Бер тапкыр пәйгамбәребез тәһарәт алырга теләгәч мин аңа су әзерләп куйдым һәм ул моңа бик сөенде. Ул миңа намаз укыр өчен үзе янына басырга ишарәт кылды, әмма мин гадәттәгечә аның артына бастым. Намаздан соң ул миннән: "Сиңа минем яныма басырга нәрсә комачаулады?" - дип сорады. Мин: "Син минем күз алдымда бик өстен һәм бик көчле күренәсең, мин үземне синең яныңда басып торырга лаексыз санадым", - дип җавап бирдем. Шуннан ул кулларын күккә күтәреп: "Йә Раббым бу (балага) хикмәт бир", - дип дога кылды".
Аллаһ пәйгамбәребезнең догасына җавап бирә һәм ибн Габбәскә бик хикмәтле кешеләрнең төшенә дә кермәгән хикмәт (мудрость) бирә. Түбәндәге мисалда аның нинди хикмәт иясе булганын күрергә була.
Гали белән Мугавия арасында каршылык чыккач Гали дөреслекне ачыклау эшен ике яктан ике иң галим сәхабәгә тапшыра. Бер төркем кеше моны Коръәнгә каршы килү була, кешеләр кешеләр арасын хөкем итә алмый дип һәм башка сәбәпләр дә табып Галидән аерылып чыгалар. Шуннан соң ибн Габбәс Галига мөрәҗәгать итә: "Әй мөэминнәрнең әмире, миңа алар белән сөйләшеп алырга рөхсәт бирсәңче". Гали: "Мин алар сиңа зарар китерер дип куркам", - дип җавап бирә. Шуннан соң ибн Габбәс кешеләр янына бара һәм әйтә: "Миңа сезнең Галидан риза булмавыгыз турында хәбәр иттеләр, моның сәбәбе нәрсәдә?" Кешеләр: "Гали Аллаһның динендә кешеләрне хөкемче итеп билгеләде, һәм без моннан канәгать түгел", - дип җавап бирәләр. Ибн Габбәс әйтә: "Әгәр мин сезгә Коръәннән һәм хәдисләрдән дәлилләр китерсәм, сез үз сүзләрегездән баш тартачаксызмы?" Кешеләр: "Әйе", - дип җавап бирәләр. Ибн Габбәс әйтә: "Диндә хөкем итү эшен кешеләргә тапшырырга ярамый дип уйлавыгыз хата. Чөнки Аллаһ Коръәндә әйтә: "Ий, иман китергәннәр! Хаҗ сәфәрендә ихрамда хәлдә кыр хайваннарын ауламагыз! Сездән берәү кыр хайванын белеп-хаслап үтерсә, аның кәффәрәте шул үтерелгән хайван кебек белән түләү - сезнең арагыздан ике гадел кеше бу эштә хөкем итсен" (Мәидә, 95). Шулай булгач, кешеләрнең хөкем итүе кайда хаклырак була: үз араларында кан коюны туктатып, бер-берсен дуслаштырудамы яки бәясе дирһәмнең дүрттән беренә тиң булган куян хакындамы?!" Кешеләр: "Кешеләрне килештерү эшендә хөкемчеләр сайлау кирәгрәк булып чыга инде", - дип үз хаталарын таныйлар. Ибн Габбәс аларның шушы һәм тагын бер-ике мәсьәләдә булган сорауларына канәгатьләндерерлек итеп җавап биргәч Галигә буйсынудан баш тарткан 20 мең кеше кире аның янына кайталар, 4 мең кеше генә үз адашуларыннан баш тартмыйча Галигә дошманлыкта кала.
Габдулла ибн Габбәс гыйлем алу юлында нинди мөмкинлекләр бар барысын да кулланып калырга тырыша. Пәйгамбәребез вафатыннан соң ул иң белемле сәхабәләрдән гыйлем ала. Үзе сөйләгәннәрдән: "Әгәр дә берәр сәхабәнең пәйгамбәребезнең берәр хәдисен белүе турында ишетсәм мин өйләдән соңгы йокы вакытында аның ишек төбенә барып, үземнең киемемне җәеп шуның өстенә ята идем. Әгәр мин шакылдатсам алар мине кертерләр иде, әмма минем өй хуҗасының йокысын бүлдерәсем килми иде. Өйдән чыккач ул мине мондый хәлдә күреп: "Әй пәйгамбәребезнең абыйсының улы! Нинди эшләр сине монда килергә мәҗбүр итте? Әгәр дә син минем артымнан җибәргән булсаң мин үзем синең яныңа килер идем!" - дип әйтә иде. Мин аңа: "Минем сиңа килүем гаделрәк була. Гыйлем үзе килсә дөрес булмый, ә аның артыннан тырышлык куеп йөрергә кирәк", - дип җавап бирә идем һәм хәдис турында сораштыра башлый идем".
Гыйлем алуны ярату сәбәпле Габдулла бөтен тормышын шушы эшкә багышлый һәм галимнәргә дә тиешле хөрмәтне күрсәтергә тырыша. Бер тапкыр Коръән хөкемнәре, мирас гыйлеме һәм Коръәнне дөрес итеп уку буенча зур галим Зәйд ибн Сәбит дөясенә (атына) атланып сәфәргә чыгарга җыена. Шул вакытта Габдулла хезмәтче кебек аның янында хайванның йөгәненнән тотып тора. Зәйд әйтә: "Әй пәйгамбәребезнең абыйсының улы, калдыр әле, кирәкмәс". Габдулла аңа: "Безгә галимнәрне шулай хөрмәт итәргә боерылды". "Кулыңны күрсәт әле", - дип үтенә аннан Зәйд. Габдулла кулын аңа таба суза. Зәйд аның кулын үбеп куя һәм әйтә: "Безгә пәйгамбәребез нәселеннән булган кешеләргә шундый мөнәсәбәттә булырга боерылды".
Тора бара ибн Габбәс бик зур гыйлемгә ия була, хәтта бөек галимнәр дә аның белеменә сокланалар. Мәсрук исемле тәбигыйн әйтә: "Мин ибн Габбәснең сөйләгәнен ишеткәч әйтә идем: "Бу иң матур телле кеше". Ул сөйләп бетергәннән соң әйтә идем: "Бу иң белемле кеше".
Гыйлем алганнан соң ибн Габбәс үзе халыкка гыйлем бирә башлый. Аның өе мөселман университетына әйләнә. Аның бүгенге университетлардан аермасы шунда гына - хәзерге университетларда унлаган, ә кайвакыт йөзләгән остаз укыта. Әмма ибн Габбәснең университетында бер генә остаз дәрес бирә иде.
Аның турында бер шәкерте сөйли: "Ибн Габбәс дәрес бирә башлагач кешеләр төрле юллардан төркем-төркем булып аның өенә таба агылалар. Кайвакыт халыкның күплегеннән юллар тар булып тоела иде".
Кешеләр үз чиратларын көтеп ишек төбендә тормасын өчен ибн Габбәс гыйлемнәрне көнләп бүлә. Атнага бер көн ул фәкать Коръән тәфсирен генә укыта. Икенче көнне ул дин хөкемнәрен генә укыта. Өченче көнне пәйгамбәребез тормышында булган вакыйгалар турында сөйли. Дүртенче көнне шигырь белемен, аның кагыйдәләрен бирә. Бишенче көнне гарәпләрнең тарихын өйрәтә. Кайсы гына галим аның белән бәхәскә керсә дә җиңү һәр вакыт ибн Габбәс ягында була. Нинди генә сорау бирсәләр дә ул аңа тулы җавап бирә.
Гомәр ибн әл-Хаттаб хәлифә булганда берәр четерекле мәсьәлә килеп чыкса, ул галимнәрне чакыра иде. Алар арасында иң яше ибн Габбәс булуына карамастан Гомәр аңа: "Бу мәсьәлә безнең өчен бик катлаулы булып чыкты. Мондый мәсьәләләрне чишү синең генә көчеңнән киләчәк", - дип әйтә торган була. Бер тапкыр Гомәрне шундый яшь егетне өлкән яшьтәге галимнәр янына утыртканы өчен тәнкыйтьлиләр. Моңа җавап итеп ул әйтә: "Дөреслектә яшь егет булса да, аның гыйлеме һәм акылы өлкән кешенеке кебек, һәм ул телгә бик оста".
Габдулла шулай ук кешеләрнең күңелләрен йомшартыр өчен әледән әле вәгазьләр үткәрә иде. Гөнаһ кылудан туктый алмаучыларга юнәлтелгән бер вәгазендә ул болай ди: "Әй гөнаһ кылучы! Син гөнаһның нәтиҗәсе булмас дип өметләнмә. Гөнаһның нәтиҗәсе гөнаһтан да куркынычрак була. Гөнаһ кылган вакытта синең уң һәм сул ягыңдагы фәрештәләрдән оялмавың шул кылган гөнаһыңнан ким түгел (әгәр дә кеше фәрештәләрнең язып баруын искә төшерсә һәм оялса, ул гөнаһны кылмыйча калыр иде). Аллаһ Тәгалә сиңа нинди җәза бирәсен белмәстән, гөнаһ эшләгән вакытта көлүең, гөнаһның үзеннән дә куркынычрак (көлү шулай ук оялмауны күрсәтә). Әгәр гөнаһ кылганнан соң шатлансаң, бу да гөнаһтан куркынычрак. Әгәр бер гөнаһны кыла алмавыңа кайгырсаң бу шулай ук гөнаһтан куркынычрак. Гөнаһ кылган вакытта җил искәннән дә сискәнеп куюың, һәм шул ук вакытта Аллаһның сине күреп торуын уйламыйча тыныч калуың гөнаһтан куркынычрак...".
Габдулла ибн Габбәс бу вәгазендә гөнаһны эшләргә ояласы урынга, киресенчә яратып һәм теләп эшләүчеләр турында әйтте. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) хәдисендә әйтелгәнчә, кеше гөнаһ кылган саен, аның йөрәгенә кара нокта ясалып бара. Әгәр кеше вакытында үкенеп Аллаһка тәүбә итсә нокта юкка чыга. Әмма гөнаһта дәвам итсә нокталар күбәя һәм йөрәкне каплый. Аллаһ Тәгалә бу турыда Коръәндә болай ди: "Аларның кылган гөнаһлары йөрәкләрен каплады (каралтты)". Гөнаһка ияләнеп китсә кеше аңа җиңел карый башлый. Ибн Габбәс әйткән халәткә җитсә кеше гөнаһка гөнаһ дип карамый башларга мөмкин. Аллаһ Тәгалә андый кеше турында болай дип әйтә: "Кемнең явызлыгы үзенә матур булып күренә һәм ул аны яхшы дип саный, туры юлдан баручы кеше белән бертигез булырмы?!" (Фәтыр, 8). Мөселман кешесе гөнаһ эшлисе килә икән (мәсәлән бүген киң таралган гөнаһ - гайбәт сөйлисе килсә), АллаһТәгаләнең күреп торуын һәм ике җилкәдәге ике фәрештәнең язып баруын искә төшерергә тиеш. Әгәр йөрәк каралса соң булырга мөмкин. Габдулла ибн Габбәснең вәгазеннән шушы дәресне алсак, бик бәхетле булачакбыз иншә Аллаһ.
Тагын шундый кешеләр бар, алар гөнаһ кылудан туктарга тырышалар, гөнаһ кылырга теләмиләр, әмма шайтан вәсвәсәсенә бирелеп кайвакыт иске гөнаһларын тагын кабатлыйлар. Ул кешеләргә Аллаһ яраткан эшләрне (намаз һәм башка фарызларны) дөрес итеп вакытында башкарырга һәм Аллаһка ихластан тәүбә итеп, гөнаһлардан котылуны даими рәвештә сорап торырга кирәк. Аллаһ ярдәм итәчәк. Аллаһ Коръәндә әйтте: "Хакыйкатьтә намаз бозык һәм тыелган эшләрдән саклый"(Ганкәбүт, 45). Намаз укыр өчен кеше бер Аллаһны гына искә алу нияте белән бөтен эшеннән аерыла. Ә Аллаһны искә алу исә кешене Аллаһтан куркып гөнаһтан тыелуга китерә.
Ибн Габбәскә килгәндә тагын шуны әйтергә була, әгәр ул вәгъдә бирсә үти торган була, һәм кешеләргә берәр эшне (гөнаһны) тыйса беренче чиратта аннан үзе тыела. Ул көндезләрен ураза тота һәм төннәрен намаз укуда үткәрә.
Габдулла ибн Мүләйкә исемле сәхабә сөйләгәннәрдән: "Бер тапкыр мин ибн Габбәс белән Мәккәдән Мәдинәгә хәтле сәфәрдә булдым. Без бер урында төн чыгар өчен туктадык. Төн уртасында сәфәрдә талчыккан бөтен кеше йоклаганда ул намаз укырга торды. Коръәннән Каф сүрәсен укыганда: "Үлем ачысы хаклык белән килер, син качып котылырга теләгән (аның турында уйларга теләмәгән) үлем шушы инде" дигән сүзләргә җиткәч, дәвам итә алмыйча елый-елый таң атканчы шул аятьне кабатлап торды".
Бер тапкыр Мугавия ибн Аби Суфьян хәлифәлек иткәндә, Мугавия хаҗга чыга һәм аның белән берничә дәүләт эшлеклесе була. Бу вакытта ибн Габбәс тә хаҗга чыккан була һәм аның белән булган кешеләр Мугавия янындагылардан күпкә күбрәк була. Алар барысы да анна гыйлем алучы шәкертләр була. Шулай итеп Аллаһ аны гыйлеме һәм шул гыйлеме белән гамәл кылуы сәбәпле дөньяда ук зур хөрмәткә лаеклы итә.
Ибн Габбәс 71 яшькә хәтле яши һәм шул вакыт эчендә ул гыйлеме, хикмәте һәм тәкъвалыгы белән тирә юньне яктырта.
Язмада "Сәхәбәләр тормышыннан чагылышлар" китабы кулланылды.
Башы: Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм иң яхшы үрнәк.
Фото: http://punktum.ru/archives/8581

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250