Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гадел булсаң, шундый бул

«Бүген син исламны кабул иттең, шуңа күрә мин сиңа калканны да, аңа өстәп, атымны да бүләк итәм»...

Бер тапкыр мөэминнәрнең әмире Гомәр ибн әл-Хаттаб бер бәдәвидән ат сатып ала. Әмма атка атланып бик ерак китәргә өлгерми, атның аягында җәрәхәт барлыгын күрә. Шуннан соң ул кире ат сатучы янына әйләнеп кайта һәм әйтә: «Атыңны кире ал, аның аягында җәрәхәте бар». «Юк, мин сиңа атны сәламәт, җәрәхәтсез килеш саттым»,– ди бәдәви. Гомәр бәдәвигә әйтә: «Хөкем итәр өчен үзең бер дин белгечен тәкъдим ит». Бәдәви әйтә: «Мин бу эшкә Шурайх ибн әл-Хәрисне тәкъдим итәм»,– ди. Гомәр риза була.

Шурайх, бәдәвине тыңлап торганнан соң Гомәргә сорау бирә: «Йә, мөэминнәрнең әмире, әйт әле, атны алганда берәр кимчелеген күрдеңме?»

–Юк, – дип җавап бирә әмир.

–Алай булгач, атны үзеңдә калдыр яки алгандагыча сәламәт хәлендә (җәрәхәтсез) кире кайтар, – дип, Шурайх хөкемне тәмамлый.

–Хөкем шулай да буламыни?! – дип гаҗәпләнә Гомәр. – Шул арада хак сүз дә әйтелде, гадел хөкем дә чыгарылды. Мин сине Күфә шәһәренә казый итеп билгелим.

...Шушы билгеләнүдән Шурайх тоташ алтмыш ел казыйлык вазифасын башкара (107 яшькә кадәр).

Калкан вакыйгасы

Ислам тарихында Шурайх казый чорындагы күп кызыклы вакыйгалар сакланган. Аның Аллаһы Тәгалә шәригатенә нигезләнеп чыгарган хөкем карарлары белән түрәләр дә, гади халык та бик канәгать кала торган була. Шулай бервакыт, үзе хәлифәлек иткән чорда, Гали радыйәллаһү ганһү үзенең калканын югалта. Бу бик кыйммәтле һәм Гали өчен бик кадерле калкан була. Күпмедер вакыттан соң Күфә базарыннан үтеп барганда, ул бер яһүднең калкан сатып торганын күрә. Гали шунда ук үзенең калканын таный һәм әйтә: «Бу минем калканым, ул фәлән көнне, фәлән урында минем дөямнән төшеп калган», – дип югалткан көнен һәм вакытын әйтеп бирә. «Юк, мөэминнәрнең әмире, бу минем кулымда булгач, ул синең калканың була алмый», – дип җавап бирә яһүд. Уртак фикергә килә алмагач, Гали белән яһүд, үз араларында гадел хөкем кылсын өчен, казый Шурайх янына китәләр. Шурайх башта Галигә, аннан яһүдкә мөрәҗәгать итә: «Нәрсә әйтә аласың?» Гали хәлнең ничек булганын сөйләп бирә. Ә яһүд: «Калкан минем кулда булгач, димәк, ул минеке, әмма мин мөэминнәрнең әмирен ялганда гаепләмим», – дип җавап бирә. Шуннан соң Шурайх Галигә борыла да әйтә: «Әй, мөэминнәрнең әмире, синең дөрес сөйләвеңдә һәм бу калканның синеке булуында минем бернинди дә шигем юк, ләкин синең дөрес сөйләвеңне раслаучы ике шаһит кирәк». Гали әйтә: «Минем шаһитләрем бар, берсе – хезмәтче Канбәр, икенчесе – улым Хәсән». Шурайх: «Ләкин улының әтисе файдасына шаһит булуы (шәригатьтә) рөхсәт ителми». Шуннан Гали яһүдкә борылып әйтә: «Алай булгач, калкан синеке, чөнки шушы ике шаһиттән башка минем шаһитем юк». Әмма яһүд көтелмәгән җавап кайтара: «Йә, Аллаһ, мөэминнәрнең әмире минем белән үз казые каршында хөкемләшә, ә казый минем файдага хөкем чыгара! Шушындый гаделлеккә чакыручы диннең хак дин булуын танымыйча буламы соң?! Һәм мин Аллаһтан башка иләһ юк һәм Мөхәммәд Аның колы һәм илчесе булуын раслап, шаһитлек итәмен (әшһәдү әл-ләә иләһә илләллаһ, үә әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ). Белеп тор, әй, казый, хакыйкатьтә бу калкан мөэминнәрнең әмиренеке. Мин мөселманнар артыннан бара идем, шул вакытта әмирнең көл төсендәге дөясеннән калканы төшеп калды һәм мин аны алдым». Гали әйтә: «Бүген син исламны кабул иттең, шуңа күрә мин сиңа калканны да, аңа өстәп, атымны да бүләк итәм».

Шурайхның нәсыйхәтләре

Әгәр берәр кеше, түрәме ул, гади кешеме, нәсыйхәткә мохтаҗ икәнен сизсә, Шурайх казый тиешле урында, тиешле нәсыйхәт бирүдән оялмаган. Бер кеше үзе һәм Шурайх арасында булган вакыйга турында түбәндәгеләрне сөйләгән: «Шулай бервакыт мин үземнең бер дустыма үземә килгән кайбер авырлыклар турында зарландым. Шурайх казый да мине ишеткән һәм ул минем кулымнан тотты да шыпырт кына сүз башлады: «Әй, кардәшем, Аллаһтан башка затка зарланудан саклан, чөнки син кемгәдер зарланасың икән, ул синең дустың яки дошманың булырга мөмкин. Дустыңа зарыңны сөйләп, син аның күңелен төшерәсең, әмма дошманыңа килгәндә исә, ул шатланачак кына». Шуннан соң ул үзенең бер күзенә бармагы белән төртеп күрсәтте дә әйтте: «Менә бу күземә кара әле, Аллаһ белән ант итәм, мин аның белән инде унбиш ел бер нәрсә дә күрмим. Ләкин бу турыда әле беренче булып син ишетәсең, моңарчы беркемгә дә әйткәнем булмады. Синең Коръәннән изге колның (Якуп галәйһиссәләм) сүзләрен ишеткәнең юкмыни?! Якупка улы Йосыфның үлүе турында ялган хәбәр килгәч, ул әйтә: «Хакыйкатьтә, мин үземнең кайгым һәм сагышым белән бер Аллаһка гына мөрәҗәгать итәм». Шуның өчен син дә, нинди генә авырлык-кайгы килсә дә, бер Аллаһка гына мөрәҗәгать итәргә күнек».

Казыйлык вазыйфасын башкарган 60 ел эчендә Шурайх казый бөтен тирә-юньгә гаделлеге белән таныла. Ул беркайчан да беркемгә золымлык (гаделсезлек) кылмый. Ул беркайчан да хаклыктан читкә тайпылмый һәм кеше сүзен Аллаһ сүзеннән өстен куймый. Ул патшага да, гади кешегә дә бертөсле хезмәт күрсәтә.

Гомәр хәзрәт Гомәров

(кыскартып бирелде)

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаделлек