Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда Качмануда чумарга мөмкин булган купельләр исемлеген атады

Республикада Качману коенулары уздырылачак барлык урыннар гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк.

Алар полиция хезмәткәрләре, табиблар һәм ГИМС инспекторлары белән бергә кешеләрнең иминлеген тәэмин итәчәк. Моннан тыш, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә бәке янында чиратта 1,5-2 метр дистанцияне үтәргә кирәк, дип искә төшерәләр.

Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Качману коенулары оештырылачак урыннар исемлеген тәкъдим иттеләр. Казан халкы Идел буенда Красная Горка бистәсендәге Никольск чиркәве янында, шулай ук Югары Кабан күлендә: Борисково бистәсенең Борисовский урамындагы 54нче йорт янында яки Мирный бистәсендәге 8нче Дәүликеев урамындагы «Сокол» кафесы янында чума ала.

Чаллылылар Мәләкәс елгасындагы ачык сулыкта, Яр Чаллының 3 нче проспектында, Раскольников урамындагы шәһәр пляжында яки Изге-Вознесенский архиерей утары чишмәсендә коена алалар.

Качмануга махсус хезмәт вәкилләре һәм медиклардан башка су коену, шулай ук боздан суга чуму тыела. Балаларга олылар каравыннан башка чумарга ярамый. Үзегез белән этләрне һәм башка хайваннарны алып килмәгез, купельне пычратмагыз шулай ук коену урынына машина белән якын килмәгез. Исерек килеш коену тыела.

Суда коеныр алдыннан тәнегезне җылытыгыз: разминка ясагыз, йөгерегез. Бәке янына акрын гына, уңайлы, таймый һәм җайлы салын торган аяк киеме белән килергә кирәк.

Үзегезгә кирәкле тирәнлекне мөмкин кадәр тизрәк сайлап, чумып чыгыгыз әмма йөзмәгез.  Коенган вакытта башны суга тыкмыйча, муеннан кадәр генә чуму яхшырак. Суда бер минуттар арык тормагыз. Әгәр сезнең белән балагыз да булса, аның суга чумган мизгелдә күздән ычкындырмагыз. Коенганнан соң балагызны һәм үзегез сөлге белән яхшылап сөртенегез һәм коры киемнәр киегез, шуннан соң кайнар чәй эчегез.

Әгәр сездә йөрәк-кан тамырлары системасы, нерв, эндокрин системасы, күрү, сулыш, борын-йоткылык, колак авырулары, шулай ук ашказаны-эчәк тракты һәм сидек системасы авырулары бар икән, Сезгә бәкедә коенырга ярамый.

Чыганак: ТИ

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: качману