Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гафаровлар гаиләсе аш итте

Яңа Салавыч авылында ифтар мәҗлесе узды, аны әлеге авылда яшәүче Гөлсем апа белән Тәбрис абыйның Балтачта яшәүче улы Илнур Гафаровның гаиләсе оештырды.

Әлеге бизнес-гаиләне райондашлар яхшы белә булыр, яз җитүгә алар хәләле Роза белән халыкка кош-корт сата, сабантуйларында шашлык, коймак белән сыйлый. Уңган-булган Гафаровлар кайда да өлгер, яңа мәчеттә иң беренчеләрдән булып ифтар ашы уздыруга да йөрәк җылыларын бирделәр. Ифтарга бик күп кеше килгән иде, әле генә хастаханәдән савыгып чыккан мулла Габделфәрт абыйны янәдән авылдашлар янәшәсендә күрү күңелгә шатлык өстәде, авылыбыз кияве Азат, авылдашларга дин юлында рәхим-шәфкатьле Әмир абый вәгазь сөйләп, аңнарыбызга иман нуры иңдерде. Ифтарга "Татарстан" җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллин белән җирлек башлыгы Рафил Сибәгатуллин да килгән иде. Мәчет төзелешенә гаять зур өлеш керткән Айнур Рашитович изге Рамазан ае белән котлап, теләкләрен җиткерде, җәмгыятьнең бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды. Ифтарга килүчеләр тәмле ашлар, бәлешләр, Чутай авылында яшәүче Люция апа Муллагалиева Чутай мәчете исеменнән күчтәнәч-сәдака итеп җибәргән татлы чәк-чәктән авыз иткәчтен, авылдашлар, кайткан кунаклар игелекле Гафаровлар гаиләсенә, табынны әзерләүчеләргә рәхмәтләрен белдерделәр, тормышларының гел шулай гөрләп баруын, сәламәт яшәүләрен, балалар игелеге күреп гомер итүләрен теләделәр. Амин, шулай булсын!

Шулай ук авылның патриотлары - мөхтәрәм Рауза Зиннәтуллина белән староста Рифат Сабировка да авылдашлар рәхмәтле булуларын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар