Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гафу итә беләсеңме?

Бүгенге тормышыбыз бик тыгыз. Күрешергә түгел, телефон аша шалтыратып хәл белешергә дә вакыт калмый.

Барыбыз да каядыр ашыгабыз, эшлибез, якыннар, туганнар турында онытабыз. Бөтен кешене дә дөнья мәшәкате баскан. Бу мәшәкать дөньясында Аллаһы Тәгалә безгә тукталып алырга, ахирәт турында уйланырга мөмкинлек бирә. Ул - намаз вакытлары, Рамазан айлары.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Сезгә намаз укудан да, ураза тотудан зуррак гыйбадәтне күрсәтимме?" - ди. "Әйе, әйе, күрсәт безгә", - диләр. Рәсүлебез: "Ул диндәге кардәшләр, туганнарның араларын төзәтү, чөнки аларның аралары бозылу, динне кырып ташлау", - ди. Аллаһы Тәгалә гафу итүчеләрне ярата, чөнки Ул Үзе дә гафу итүче. Шул турыда онытмыйк.

Әгәр дә ике мөселманның арасында низаг бар икән (бәлки ул күренмидер дә, күңелләрендә сак­лыйлардыр), бу турыда белгән кешегә җаен, сәбәбен, ачкычын табып, нәсыйхәт белән булса да, аларны дуслаштырырга кирәк. Икенчесе, әгәр дә син башка мөселманга ачу саклыйсың, аны күрәсе, сәлам бирәсе килми икән, Аллаһ ризалыгы өчен аны гафу ит.

Без күп сөйләшергә, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә әйтергә яратабыз. Аллаһы Тәгалә: "Күп сөйләшкәннәрнең, күп бәхәсләшкәннәрнең хәерлесе юк. Файдалысы - кешеләрнең араларын төзәтү", - ди. Ә кем боларны Аллаһ ризалыгы өчен эшли, Раббыбызның иң бөек дәрәҗәләренә ирешергә мөмкин.

Кеше сүзе безнең калебләргә, аңыбызга үтә. Бигрәк тә сөйләүче бик оста булса, аңлатып бирә алса. Дөрес, кешеләр арасын төзәтү җиңел эш түгел. Кайчакта шушы төзәтүче тегеләр күзендә гаепле дә булып кала. Ләкин моннан куркырга кирәкми. Чөнки нәтиҗәсе яхшы булмаса, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бу гамәлне күп нәрсәдән өстен куймас иде. Кыямәт көнендә син булышкан кеше сиңа: "Аллаһ рәхмәте яусын", - дип әйтер. Әгәр дә булышмаган булсаң: "Син бөтен хөкемнәрне белдең, ник булышмадың?" - дип, сиңа сорау бирер.

Ике кешенең арасын төзәтүнең шартлары бар. Беренчесе - моны Аллаһ ризалыгы өчен эшләү. Икенчесе - бу гамәлне ихлас күңелдән кылу. Өченчесе - синең әйткән сүзләрең, төзәтүләрең дөрес булсын. Аңламыйча, белмичә бу ике кеше арасына кереп, тагын да барысын да болгата күрмә. Чөнки мондый хәлләр дә булырга мөмкин. Башта яхшылап уйла, соңыннан үлчә, бары тик шуннан соң гына матур итеп бу гамәлне эшлә. Инде булдыра алмасаң, иң кимендә дога кыл, яисә йомшак сүзләр белән генә чиклән.

Фаиз хәзрәт МӨХӘММӘТШИН,
Удмуртия мөфтие.
Фото: http://islam-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250