Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гошер сәдакәсе шәкертләргә ярдәм

Рәсүлебез (с.г.в.) сәхабәсе Гомәр (р.г) бер вәгазендә болай ди: «Бөтендөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче бер шәкертнең авызына каптырыр идем».

Киптән түгел Куныр авылы халкы сәхабә теләгендә булган шундый изге гамәлне башкарды. Авылдагы һәр йорттан көчләреннән килгәнчә бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, кабак кебек яшелчәләрдән гошер сәдакәсенә өлеш чыгардылар. 3 литрлы 10нан артык банка җиләк-җимештән ясалган кайнатма җыйналды.
Мондый чараларның берсеннән дә читтә калмаган эшмәкәр Радик Закиров бер капчык югары сортлы он китерде. Һәм шушы уртак җыелган мөлкәтнең барысын Рәис Гыйләҗев белән Фәрхат Мөбарәкшин Казан ислам көллияте шәкертләренә илтеп тапшырганнар. Шушы көннәрдә Куныр мәчетенә «Алла Сезнең авылыгызны һәм гаиләләрегезне хәвеф-хәтәрләрдән сакласын, тынычлык, иминлек бирсен. Ике дөньяның да бәхет вә сәгъдәтенә ирешүләрегезне насыйп әйләсен...» дигән сүзләр белән Казан шәһәре Мөхтәсибеннән, Казан ислам көллияте директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдиннән Рәхмәт хаты килеп иреште.
Фото: http://www.tatar-islam.com/publ/1-1-0-12362

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250