Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гыйбрәтле хикәяләр

Нәфес белән сынала

Көннәрдән беркөнне Идрис (г-м) янына бер фәрештә кеше сурәтендә килә һәм алар икәүләшеп сахрага чыгып китәләр. Анда шактый гына адашып йөриләр, бик нык ачыгалар. Ниһаять, бер басуга җитәләр. Кеше сурәтендәге фәрештә: «Әйдә, бераз азыкланыйк», – ди. Аңа каршы Идрис (г-м): «Хуҗасының рөхсәтеннән башка гына ашасак, хәрам ризык булыр», – ди. Алар ашамыйча гына юлларын дәвам итәләр. Тагын күпмедер йөргәч, бер җимеш бакчасына юлыгалар. Бакча җимешләре тәмам пешеп, хуш исләр аңкытып тора, шунда ук суы да бар икән. Ашыйсы-эчәсе килүе бик көчле булса да, хуҗасын күрмәгәч, Идрис (г-м) аларга кагылмый, гөнаһтан курка. Бара торгач, сарык көтүенә юлыгалар. Әлеге фәрештә кабат: «Әйдә, берәр сарыкны бугазлап, тамак туйдырыйк», – ди. Идрис (г-м) моңа да риза булмый.

Бер бик эссе көндә, эсселектән тәмам гаҗиз булып, Идрис (г-м): «Безгә бу кадәр эссе, ә кояшка якын торучы фәрештәнең хәле ничек икән?» – дип борчыла һәм: «Я Раббым, кояш эсселеген бу фәрештәгә җиңел кыл», – дип дога кыла. Аллаһы Тәгалә әлеге фәрештәнең хәлен җиңеләйтә.

Көн-төн гыйбадәттә булуын, башкалар өчен борчылып дога кылуын белгәнгә, Раббыбызның рөхсәте белән, Идрис (г-м)не күрергә килүче фәрештә әнә шул була. Аның Идрис (г-м)не нәфес ягыннан сынап карыйсы килә. Идрис (г-м) сынауны уңышлы үтә һәм әлеге фәрештә аңа чын йөзен ача: үзенең фәрештә икәнен, аның белән күрешергә килүен белдерә. Идрис (г-м) бу турыда белгәч: «Мине күккә күтәреп, андагы гаҗәпләрне күрсәтсәң иде», – дип үтенә. Аллаһы Раббыбызның рөхсәте белән фәрештә аның үтенечен канәгатьләндерә, бу Гашурә көн була.

 

(Җәлил Фазлыевның «Күңел бакчасы» китабыннан)

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев