Гыйлем тәме...
Һәрбер кешенең үз гомерендә сыналган, ышанычлы, теләсә нинди мизгелдә таянып була торган кешеләре буладыр. Менә минем дә, ун ел буе сыналган, мәчет юлында бергәләп «бер пот тоз ашаган» дүрт шәкертем Йосыпова Әнисә, Гайнуллина Роза, Сөләйманова Мәдинә, Хөсәенова Гөлзирәләр хакында булыр сүзем. Алар да мәчеттә укуны бөтен кеше шикелле бик авырдан башладылар, чөнки сүрә өйрәнгәндә телнең бер дә буйсынасы килми, үзенчә йөрисе килә, хәрефләрен әйтәсеңме, нокта өстенә нокта куелган, аңа карап торсаң башлар әйләнә кебек. Күптән инде бер шәкертнең гарәп хәрефләрен өйрәнгәндә «карурман ич бу», дип әйткәне булды. Ихласлыгың, теләгең көчле булса, шул карурмандагы агачларны берәм-берәм өйрәнеп керсәң, ерып чыгасың, адашмыйсың.
Бу очракта чын йөрәктән Аллаһтан, өйрәнә алсам иде, дип сорарга кирәк. Минем шәкертләрем дә ихластан сораганнардыр, өйләрендә эшләре күп булса да, Аллаһы Тәгалә вакытка бәрәкәт биргәч, өлгерделәр: ир тәрбияләргә дә, балаларын эшкә, оныкларын мәктәпкә озатып, каршы алырга да, маллары да караулы булды. Кичләрен сөенә-сөенә мәчеткә килделәр. Алар инде ничә еллар Аллаһының китабын укыйлар. Җәннәт ачкычы булган 5 вакыт намаз алар кулында. Шөкер йөзеннән 360 буынга сәдакә, дип әкренләп «Духа» намазын өстәделәр, 5 вакыт намаздан кала иң фазыйләтле «Тәһәҗҗүд» намазын ничек калдырасың, анысын да башкаралар. Тәравих намазына да гаиләләре белән йөриләр.
Әнисәнең тормыш иптәше Раузит «Мин сине ун ел буе йөртәм инде, һаман күчмисеңмени әле?», дип шаяртып әйтсә дә, йөрергә исәпләре. Бер гыйлемнең тәмен белгән кеше, һаман да өстисе килә гыйлемне, туймый ул. Узган ел «Пәйгамбәрләр тарихын» өйрәнәбез дип башлаган җирдән пәйгамбәребезнең догаларына кереп киттек. Аны язып алып ятладылар, хәзер намазда кулланалар. Пәйгамбәребез заманында бер сәхабә улының намаз укыганын карап тора, да «Дәҗҗалдан саклану догасы»н укымаганын күреп, яңадан укырга кушкан. Безнекеләр, шөкер, монысын да өйрәнделәр.
Бездә өч төркем хатын-кызлар мәчеткә гыйлем алырга йөри. Быел шуларның бөтенесе белән, һәр атнаны җомга, Пәйгамбәрләр тарихын өйрәнергә җыелабыз. Анда да минем «стажлы» гыйлем тәмен белүче әбиләрем беренче килеп җитәләр. Йөрәккә кергән гыйлем дөрестән дә файдалы гыйлем. Гыйлемне үзебезне төзәтеп, дөрес гамәл кылу өчен алабыз.
Менә бу, алда әйтелгән шәкертләр, чынлап торып Аллаһны яратып, бер башы Аллаһның кулында булган бауга ныклап торып тотынучылар. Алар үрнәгендә дәвам итүче, Коръән өйрәнүче тагын биш шәкерт бар әле. Аларга көч-куәт, сабырлык, тәкъвалык телибез.
Шушы урында бергә эшли торган ике хезмәттәшебезнең кыскача гына хезмәтләрен әйтеп китми булмас.
Нотфуллина Рәзилә шимбә көнне бертөркем балаларны укытса, дүшәмбе көнне намаз укырга теләүче 6 хатын-кызны намаз укырга өйрәтә. Пукшинердан йөреп эшләүче Фәйзуллина Наиләбез, мөнәҗәт остасы, якшәмбе бертөркем балаларны укытырга килә. Бик ихласлы, энергияле, яратып эшлиләр хезмәттәшләребез.
Күбрәк өйрәнгән саен, Аллаһтан курку арта бара. Шул ук вакытта диннән читтә йөргән, мәчеткә бер кереп карамаган, Аллаһның һәркөнне биргән нигъмәтләренә шөкер итә белмәгән кешеләрне күреп йөрәк авырта. Бу сынау дөньясы бит. Көн саен, һәр мизгелдә сыналабыз. Һәркемне күрә генә түгел, күңелендәгесен дә белә бит Ул. Аллаһның ачуыннан сак-ланыйк. Ниндидер зур сынау-лар биргәнче, борылыйк, килик мәчетләребезгә. Гыйлем юлы, гыйлем байлыгы бу дөнья малыннан бик күпкә өстен икәнен аңларбыз, тәмен татырбыз. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) безнең өчен борчылып, «Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алыгыз», дип юкка гына әйтмәгән. Барыбыз да гыйлем тәмен татучылардан булсак иде.
Тәгъзимә Гарипова,
Сәрдек авылы «Минлегөл» мәчете мөгаллимәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев