Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гыйбрәтле дә, бәрәкәтле дә гомер

Без танылган якташыбызны матур бәйрәме белән котлап, кылган изге гамәлләрегезнең әҗер-саваплары ике дөнья рәхәте насыйп итсен дибез.

Сезне Казан шәһәрендә яшәүче, шушы көннәрдә 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алучы танылган якташыбыз Харис хәзрәт Салихов белән таныштырабыз. Бик тә гыйбрәтле, мәртәбәле һәм дә бәрәкәтле гомер кичергән аксакалыбыз олы ихтирамга һәм соклануга бик лаек.

Салихов Харис Салихҗан улы 1927 елның 30 июлендә Чутай авылында туган. Чутай мәктәбендә җиде сыйныф белем ала. 1942-1943 елларда Арча педагогия училищесында укый. Укуын тәмамлый алмый – 1944 елда армия сафларына алына һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Аның сугыш юлы Чехословакия, Австрия җирләре аша үтә. Яралана.

Сугыштан соң Эчке эшләр халык комиссариатының Харьков училищесына җибәрелә, әмма авырып китү сәбәпле, укуын ташларга туры килә. Бераз вакыт Дәүләт Куркынычсызлыгы комитеты карамагында эшли, Мәскәү-Рязань тимер юлы милициясе составында хезмәт итә. 1954-58 елларда исә якташыбыз КПССның Балтач райкомында пропаганда бүлеге мөдире урынбасары булып эшли. Аннан соң Горький шәһәрендәге югары партия мәктәбен тәмамлый. Кама Тамагы районы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Казан шәһәренең Совет районы партия комитеты инструкторы булып эшли. Аннан Вахитов районы эчке эшләр бүлегенә эшкә килә. Тиздән аны Совет районына күчерәләр. Монда ул район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, милиция полковнигы дәрәҗәсенә ирешә.

Харис ага сугыш юлларындагы батырлыклары һәм милиция органнарында озак еллар хезмәт иткәне өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, утыздан артык медаль белән бүләкләнә.

Сәяси карашлары өчен 1978 елда аңа милиция хезмәтеннән китәргә туры килә. 1987 елда шул ук сәбәпләр аркасында КПСС сафларыннан чыгарыла.

Балачакта әтисе биргән дин нигезләре аны ислам дине юлына кайтара – ул дини мәдрәсә тәмамлый. Ислам кануннары, ислам әхлагы темаларына радио, телевидение, газеталар аша чыгышлар ясый. Аның «Исламның кыскача тарихы» исемле дәреслеге, «Мөселман исемнәре», «Тукайның исламга мөнәсәбәте», «Ислам тарихы вә нигезләре» исемле китаплары Харис хәзрәт Салихҗанны әзерлекле ислам белгече буларак таныттылар. Ул 1993-1997 елларда баш мөхтәсибәт секретаре булып эшли, Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары, аның баш казые итеп сайлана. Соңрак «Кол Гали» мәчетендә имам хатыйб була, 2005 елдан «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы. 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Якташлары Харис хәзрәт белән горурланган кебек, ул үзе дә чутайлыларны онытмый.

–2020 елның сентябрь башлары иде. Күршедә генә яшәүче Равил абый Гарифҗанов чакыра: безгә кереп чык әле, ди. Керсәм, каршымда милиция полковнигыннан абруйлы хәзрәт дәрәҗәсенә ирешкән Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Казанның «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан тора. Үзебезчә, авылдашларча, кул биреп күрештек. Җилкәмнән сөеп: «Син кем кызы?» – дип сорады хәзрәт. Әби-бабаемны искә төшерде. Шактый сөйләшеп утырдык. Харис хәзрәт белән якыннан, кара-каршы сөйләшү минем өчен зур шатлык булды. Олы яшендә дә шулкадәр энергияле, зиһенле бабай (бабай дип тә әйтеп булмый) дип сокландым. Харис хәзрәт Татарстан Республикасының – 100, икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан «Чутай бабай малайлары» исемле китап язып, нәшер иткән икән! Шушы китапны сугышта катнашкан һәм яу кырында ятып калганнарның гаиләләренә бүләк итәргә дип авылга кайткан! Бу китап безнең гаиләгә дә тапшырылды. Ышанам, минем кебек: «Рәхмәт, мәртәбәле авылдашыбыз, Сез тагын бер зур изгелек кылдыгыз. Авылны, авылдашларны онытмавыгыз өчен Аллаһының рәхмәтләре булсын!», – дип сөенүчеләр шактый булгандыр, – дип искә ала Чутайда яшәүче Әлфинур Сафиуллина.

Без исә әлеге рәхмәт сүзләренә кушылып, танылган якташыбызны матур бәйрәме белән котлап, кылган изге гамәлләрегезнең әҗер-саваплары ике дөнья рәхәте насыйп итсен дибез.

(Язманы әзерләгәндә Гарифҗан Мөхәммәтшин төзегән район энциклопедиясендәге мәгълүматлар да файдаланылды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев