Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гыйбрәтле хикәяләр

Хикәяләр «Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан алынды.

«Кемдер аларга йөрәген бүләк итәр»...

Бервакыт бер авылга зирәк карт килгән һәм шушы авылда төпләнеп калган. Ул бик балалар яраткан һәм күп вакытын алар белән үткәрә торган булган. Ул балаларга бүләкләр бирергә дә яраткан, ләкин ул аларга тиз ватылучан әйберләр бүләк итә икән. Балаларның моңа бик тә кәефләре төшкән һәм алар бик нык елаганнар. Күпмедер вакыт үткәннән соң зирәк карт аларга тагын уенчыклар бүләк иткән, ләкин болары исә тагын да тизрәк ватыла торган булганнар. Балаларның әти-әниләре бу хәлгә түзеп тора алмаганнар һәм бу карт янына килгәннәр. Алар бу зирәк картка: «Син үзең зирәк һәм акыллы, безнең балаларга бары тик яхшылык кына телисең. Ләкин ни өчен син аларга шундый бүләкләр бирәсең? Алар ул уенчыкларны никадәр сакларга тырышсалар да, алар барыбер ватылалар һәм балаларыбыз моңа бик борчылып, елашалар. Син бүләк иткән уенчыклар шундый матурлар, алар белән уйнамыйча мөмкин дә түгел», – дип әйтәләр.

Зирәк карт елмаеп, хикмәт белән: «Озак вакыт үтмәс, кемдер аларга үзенең йөрәген бүләк итәр. Бәлки бу аларны шул кыйммәтле бүләк белән азрак кына саграк булырга өйрәтер», – дигән.

 

Кырмыска биргән хикмәт

– Бер көнне мин агач астында ял иттем. Игътибарымны бер кырмыска җәлеп итте. Ул үзеннән күп тапкырлар зуррак ипи кисәген өстери иде. Кайвакыт ул яңгырдан соң җыелып калган суларны урап узарга мәҗбүр була, кайвакыт, чиктән тыш көч куеп, газап чигеп, үләннәргә эләккән кисәген тартып ала иде. Бернигә дә карамастан, ул ипи кисәген ычкындырмады, аны кечкенәрәк кисәкләргә дә вакламады.

Шулай итеп, шушы эссе көндә әлеге ипи кисәген оясына алып кайтып җиткән вакытка, ул инде бик зур ара узган иде. Әмма аның алдында зур бер кыенлык бар икән: йөк – зур, ә ояга керү тишеге – кечкенә. Шундый кыенлыклар күреп алып кайткан ипи кисәген ул оясына алып керә алмады. Бу күренеш мине кешеләр турында уйланырга мәҗбүр итте. Кызык, кеше гомере дәвамында зур көч куеп җыйган байлыкларын, күз карасыдай саклаган сарайларын кабернең кечкенә ишеге аша ничек үткәрер? – Мәвләнә Җәлаледдин Руми шушы бер мисалда да кешеләрнең саранлыгын һәм бу дөнья байлыкларына мәхәббәте турындагы уйлануларын ничек оста бәян иткән...

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш гыйбрәт дин һәм тормыш