Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гыйбрәтле хикәяләр

Без кайвакыт: «Мин нишли алам инде, бөтен дөнясы шундый», – дияргә яратабыз...

Көчемнән килгән кадәр тырыштым
Ибраһим (г-м), бернигә карамастан, Нәмруд патшаны Аллаһыга гыйбадәт кылырга чакыра. Аңа каршы Нәмруд патша төрле юллар белән үзенең иләһ икәнен аңлатырга тырышып карый, ләкин исбат итә алмагач, ачуы чыгып, Ибраһим (г-м)не утка атарга боера. Барча халык утын ташып, зур учак ягалар. Бу уттан хәтта һавада очып барган кошларның канатлары көя, учак шәүләсе төшкән тирә-юнь кайнар таба кебек кыза... Кәферләр көлеп, Ибраһим (г-м)нән: «Бу уттан куркасыңмы?» – дип сорыйлар, ә ул: «Юк, Аллаһы Тәгаләгә булган мәхәббәт утым сезнең бу утыгыздан көчлерәк!» – дип җавап бирә. Шулчакны бер кечкенә генә кош, утны сүндермәкче булып, томшыгы белән су ташый. Барча кошлар: «Әй, җүләр, нишлисең?» – дип, аннан көләләр. Әлеге кош: «Мин утны сүндерә алмаганымны беләм, әмма кыямәт көнендә, Аллаһы Тәгалә каршында, көчемнән килгән кадәр тырыштым диярмен», – ди.

Без кайвакыт: «Мин нишли алам инде, бөтен дөнясы шундый», – дияргә яратабыз. Һәркем көченнән килгән кадәр изгелеккә чакырырга, явызлыктан тыярга тиеш. Шулай булганда гына кыямәт көнендә йөзебез ак булачак. Бал корты: «Мин күпме генә бал җыя алам инде», – дип фикерләсә, без бал ашый алмас идек.

Мин керсәм, ул чыгып торыр...
Адәм (г-м)гә җан иңгәч, ул уң ягына караса, бик гүзәл зат күрә һәм: «Син кем?» – дип сорый. «Мин – сәламәтлек», – ди әлеге зат. Адәм (г-м): «Син кая керерсең? » – ди. «Мин синең тәнеңә керермен». «Кер», – ди Адәм (г-м). Шуннан соң сул ягына краса, бик ямьсез бер зат күрә һәм: «Ә син кем?» – дип сорый. «Мин – авыру, чир», – ди икенче зат. «Син кая барырсың?» – ди Адәм (г-м).  «Мин синең тәнеңә керермен», – ди ул. «Анда сәламәтлек бар бит», – дигәч, «Мин керсәм, ул чыгып торыр», – ди чир. «Син шундый күңелсез зат, миңа ничек керерсең соң?» – дип сорый Адәм (г-м). «Мин синең яраткан әйберләрең аркылы керермен», – дип җавап бирә чир.

Кемдер баллы, кемдер тозлы, кемдер, гомумән, күп ашарга, кемдер күп йокларга ярата, берәү тәмәке тарта яки аракы эчә, берәү көн-төн телевизор-компьютер каршында утыра... Хакыйкатьтә әнә шул зарарлы гадәтләребез аркылы безгә авыру-чир килә. Ахыр чиктә яхшы табиб, дару, укол яки система дип чабулый башлыйбыз. Ә бит уйлап карасаң, безгә яшәү рәвешен генә үзгәртергә кирәк...

Бармак эзе хикмәте
Америкада караклар, пластик операция ясатып, бармак тиреләрен алыштыралар. Ләкин, күп тә үтми, барыбер тотылалар. «Без икәнен каян белделәр икән?» – дип кызыксына башласалар, «бармак эзләреннән», – дигән җавап алалар. Организм ничәдер ай эчендә инде элекке бармак эзләрен ясаган була...

(Җәлил Фазлыевның «Күңел бакчасы» китабыннан)

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш