Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хак булсаң да, юл куярга өйрән

Холыклар төрле булса да, бер-береңә юл куя белү, бер-береңнең уй-фикерләрен хөрмәт итү парлар өстендә уртак бурыч булып тора.

Тормышта да еш кына кешеләргә бер-берсенә юл куярга туры килә. Гадәттә, тимер атыңа атланып юлга чыксаң, юлда төрле борылмалар, киселеш-боҗралар килеп чыга. Кайберләрендә сиңа юл бирсәләр, кайберләрендә үзеңә юл куярга туры килә. Шуңа киселеш алдыннан махсус билгесе дә куела. Әмма, тормыш дәверендә төрле хәлләр була. Кайчак син төп юлдан барып, синең үтәргә хакың булсаң да, кайберәүләр сиңа юл бирергә онытып җибәрәләр.
"Баш юл мин барганы", - дип яшәүчеләр дә бар. Әлбәттә андый вакытта: Мин барыбер хаклы, - дип туктамаска да мөмкинсең, ләкин юл һәлакәте килеп чыгу куркынычы бар. Шуңа охшаш очракларда кешегә аек акыл, сабыр холык җитми шул. Кайчак тормыш юлында кагыйдәләр буенча йөреп, "мин хаклы" дип алга баруларын дәвам итәләр дә, нәтиҗәсе аянычлы була. Бәлки протоколда "ул гаепле түгел" дип язырлар да, әмма ул сиңа шатлык өстәрме? Ярый тимер-томыр гына зарар күрсә, үзең һәм якыннарың төзәтә алмаслык зыян күрергә мөмкин. Шуңа күрә тормышның бормалы юлларында еш кына хак булсаң да, юл куярга туры килә.
Әмма бу урында Аллаһы Тәгаләнең бер кануны бар: бүген хаклы булып та, "минеңне" җиңеп башка берәүгә юл куя алсаң, көннәрдән бер көнне сиңа да юл бик кирәк булганда, Аллаһ юл куючысын җибәрер.
Фото: http://posredi.ru/blog08_02_Hadis_o_miradze.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250