Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Һәр яңа ел — ахирәткә бер адым

Бөтен планета халкы билгеләп үтә торган Яңа ел якынлашып килә. Нинди бәйрәм соң ул һәм ничек хисаплана? Без, мөселманнар, аны каршыларга тиешме? Каршыласак, ничек каршыларга тиеш?

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Бөтен планета халкы билгеләп үтә торган Яңа ел якынлашып килә. Нинди бәйрәм соң ул һәм ничек хисаплана? Без, мөселманнар, аны каршыларга тиешме? Каршыласак, ничек каршыларга тиеш?

Милади ел белән исәпләнә торган Яңа ел көне — ул Гайсә галәйһиссәләмнең тууына туры килгән бәйрәм көн. Коръәндә «Әл-Бәкара» сүрәсендә (285нче аять) Аллаһ Тәгалә әйтә:

— «Әәмәнә-ррасүүлү бимәәә үңзилә иләйһи мир-раббиһи үәл-мүэминүүүн, күллүнә әмәнә билләәһи үә мәләәәәи-кәтиһии үә күтүбиһии үә русүлиһ ләә нүфәррику бәйнә әхәдим-мир-русүлиһ».

Пәйгамбәрләрнең барысына да, бер-берсеннән аермыйча, ышаныгыз, ди. Чөнки барлык пәйгамбәрләргә дә Аллаһның кануннарын җирдә кешеләргә аңлату өчен илаһи кодрәт бирелде. Алар барысы да Аллаһка хезмәт итүчеләр.

Гайсә галәйһиссәләм дә — Аллаһның илчесе. Әмма Гайсә галәйһиссәләм — ул аерым бер, башка халык өчен җибәрелгән пәйгамбәр. Мөхәммәд галәйһиссәләм — барлык халыклар өчен җибәрелгән Пәйгамбәр. Коръәндә дә шулай диелгән. Бүгенге христианнарның гадәтләре мөселманнар-ныкыннан аерыла икән, бу — Гайсә галәйһиссәләм исеменнән әйтелгән кануннар Аллаһныкы түгел, дип әйтеп булмый. Бу — Гайсә галәйһиссәләмнән соң кемнәрнеңдер теләве белән аның өйрәтүе үзгәртелгән, дигән сүз. Менә мин шушыңа ике генә мисал китереп китәм. Иң беренчесе — Библия, 10нчы бүлек, 9нчы бүлекчә: «Аракы яки башка исерткечләр эчмә, бу — барлык буыннар өчен мәңгелек канун». Шулай ук Библия, Иске Васыять, 4нче бүлек, 8нче бүлекчә: «Дуңгызлар сезнең өчен нәҗес итеп яратылды, ашамагыз һәм кагылмагыз». Инде карыйк: монда Коръән кагыйдәсенә каршы килә торган канун бармы? Коръәндә дә: аракы да, дуңгыз да хәрәм, диелгән, рәсемгә табыну да, байлыкка табыну да хәрәм, һәм Гайсә галәйһиссәләмнең вәгазендә ачык әйтелә: (5нче бүлек, 17—18нче бүлекчәләр): «Сез мине Аллаһ кануннарын үзгәр-тергә җибәрелгән, дип уйламагыз, үзгәртергә түгел, үтәргә килдем мин...» Дөнья да бетәчәк, җир-күкләр дә бетәчәк, Аллаһ калачак, аның сүзе булган Коръән калачак. Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңгәннән соң 14 гасыр үтте, Коръән җир шарында миллиард ярым халык өчен бүген дә канун булып кала бирә. Гайсә галәйһиссәләм дә Аллаһның кануннарын үтәр өчен, аларны безгә җиткерер өчен җибәрелгән пәйгамбәр, шуңа күрә без аны хөрмәт итәбез. Пәйгамбәрләр арасында Гайсә галәйһиссәләм иң ярлысы булган. Мин бик ярлы идем, минем байлыгым юк иде, минем мәчетләргә йөрерлек, намазлар укырлык мөмкинлегем юк иде, дигән кешегә кыямәт көнендә Гайсә галәйһиссәләмне үрнәк итеп китерерләр, ди. Аның өстенә кигән бер кат күлмәге белән атланып йөри торган ишәгеннән башка бернинди байлыгы булмаган. Тора торган өе дә, бүтән бернәрсәсе дә. 33 яшендә Аллаһ Тәгалә күккә күтәргән. Яһүдиләр Гайсә галәйһиссәләм дип башка кешене җәзалаганнар. Идрис галәйһиссәләм белән алар — тере килеш күккә ашкан ике пәйгамбәр.

Димәк, дөнья билгеләп үтә торган Яңа елны итагатьле итеп бәйрәм итүдән гөнаһ юк, моннан курыкмаска кирәк. Әмма ничек билгеләп үтәбез без аны?

Менә монысы — икенче мәсьәлә. Үзебез: Яңа елны ничек каршыласаң, ел буе шулай була, дибез. Бар кеше шушындый бер юрама белән яши. Хәзер күз салыйк: без ничек каршылыйбыз?

Яңа елның беренче көненнән күпләрдә баш төзәтү кайгысы яңара. Димәк, ел буе без исерек булырга тиеш, чөнки исереп каршылыйбыз бит. Хәтта хәзер ирләрен эчермәскә тырышкан хатын-кызларыбыз да, ирләре белән чәкештереп, исерткеч эчеп утыра. Шушылай хәрәм белән Яңа ел каршылыйбыз. Без Яңа елны гаиләдә бер-беребезне котлап, Аллаһның бер кичәсен бәйрәм иткән кебек каршыларга тиешбез. Хәрәмсыз, матур иттереп. Аллаһ Тәгалә каршысында йөзебез кызарырлык булмасын. Яңа елны шәраб, аракы эчеп каршыласак, бу ник эчә, теге ник эчә, балаларыбыз ник эчә, дип кешегә үпкәләр урын калмый.

Яңа елда шушы ялгышлыкларыбызны, йа, Раббым, кабатламаска сабырлыклар бир, дип, Аллаһтан сорарга кирәк. Үзебезгә, якыннарыбызга, гаиләбезгә хәерле теләкләр әйтергә кирәк. Ә бит яңа ел барыбер килә. Ул кичне, үзара талашып, көнләшеп, бер-береңнең гайбәтен сөйләп, бер-беребезнең нервысында уйнап та үткәреп була. Аны матур итеп, бер-беребезгә булышып, бер-беребезне хөрмәт итеп, бер-беребезне яратып, якыннарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез белән ихлас матур итеп үткәрсәк, ул ел безне җәннәткә якынайта торган ел була. Безнең һәр үткән көн, һәр үткән ел — үлемгә таба бер адымыбыз ул, шуны онытмаска кирәк. Бер ел үтте — үлемгә бер ел якынайдың. Әмма үлем артында җәннәт белән җәһәннәм тора, сайлау безнең ирегебездә.

Инде Аллаһ Тәгалә безгә шушы яңа елларыбызда хәерле нигъмәтләрен бирсен иде. Төрле афәтләр, төрле бәла-казалар белән Хак Тәгалә безне сынамасын иде. Елыбыз хәерле булсын, дисәк, әлбәттә, менә шушы яңа елны каршылау безнең әхлагыбызны төзәтүнең бер кичәсе булсын иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев — Балтач районы мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш