Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Һәр өлкәдә, шул исәптән мәчеттә дә яңару сорала

Мәчетебезгә үз өлешен кертергә теләгән кеше әле үз өлешен кертә ала, бу сирәк изге гамәлне кылырга соң түгел...

Татар район үзәкләренең йөзек кашы булып, халыкның тарихи тамырларына тоташкан хәтер булып, ерак бабалары аша гасырлардан килгән ислам диненә караш аның мәчетендә чагылыш табадыр, дип уйлыйм. Балтачның да Киров, Мари якларына киткән юл чатында, Шушма буенда балкып утырган мәчетебез безнең горурлыгыбыз. Җәй башларыннан бирле үзәк мәчеттә хәрәкәт бара, ишегаллары, керү урыннары үзгәртелде. Төзелеш 30 елга якын тарихы булган мәчетнең эчке ягына да кагылган. Барган үзгәрешләр турында Балтач үзәк мәчетенең имам хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев сөйләшеп алдык.

– Рамил хәзрәт, үзәк мәчеттә башланган мондый зур үзгәртү, ныклап ремонт үткәрү кирәк идеме? Мәчетебез карап торышка чиста, матур, моңарчы да ремонтлар үткәреп киленде бит...

– Әгүүзү билләәһи мин әш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир рахииим...

1994 елның 12 гыйнвар көнендә Балтач халкының, район җитәкчелегенең тырышлыгы, төзелеш, башка оешмаларның зур ярдәме белән төзелгән мәчетебез ачыла. Тантана көннәре миграҗ кичәсенә туры килгәнлектән, мәчеткә «Миграҗ мәчете» дип исем кушыла. Мәчетебез ачылганчы дингә сусаган халык барлык мөмкинлекләрне файдаланып, исламга, асылыбызга кайту юлына баса. Китапханә бүлмәләрендә дини дәресләр, Балтач мәктәбенең иске бинасында җомга намазлары укулар ул чорда Басыйр хәзрәтне тырышлыгы белән башлана. Мәчет ачылганнан соң Шәрифҗан абыйлар, Мәгъсүм абыйлар халык арасында дини агарту эшен җайлап алып бара башлыйлар, укулар даими рәвештә үткәрелә башлый. Халык телендә «СМУ» дип йөртелгән төзелеш оешмасы ярдәме белән, мәчет хезмәткәрләре, абыйлар-апалар булышлыгында вак-төяк ремонтлар даими үткәрелеп килде. 1998 елда, Басыйр хәзрәт имамлык иткән чорда, мәчетнең подвалы бер метрга тирәнәйтелә, балчыгы чыгарыла, анда уку бүлмәләре, соңрак ашханә барлыкка килә. Корбан ашлары, ифтар, никах мәҗлесләре үткәрү өчен бу бик кулай була.

– Мәчеттә мәдрәсә эшли башлагач тагын үзгәрешләр барлыкка килгәндер...

– 2007 елда мәчетебездә Ислам ны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе ачылды. Әйе, уку йорты бүлеге буларак безгә рәсми теркәү алганчы, яңа таләпләрдән чыгып, хәйран зур эшләр башкарырга туры килде. Көндезге һәм кичке укулар подвал өлешендә урнашкан бүлмәләрдә һәм хатын-кызларның намаз залында уздырылды, алар җиһазланылды. 2015 елда Аллаһның рәхмәте һәм күпләрнең тырышлыгы белән хыялланып йөргән, 1000 квадрат метр мәйданы булган, 4 катлы мәдрәсә бинасы төзелеп, файдалануга тапшырылды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга шөгыльләнү өчен, шәкертләребез өчен уку заллары, «Мәгърифәт мәркәзе» музее, пешерү залы белән ашханә мәдрәсәдә укучылар, шәкертләр, килгән кунаклар күңеленә хуш килде.

– Рамил хәзрәт, бәлки шушында тукталырга кирәк булгандыр, дигән фикер килгәне булмадымы? Кул астыңда оешма булмыйча, төзелеш материалын, техникасын, эшчеләрне табу, эшләтү зур ихтыяр көче, сәламәтлек сорый бит...

– Дөресен әйтергә кирәк, төзелеш алып бару җиңел эш түгел, бүгенге чорда бигрәк тә. Әмма инде үзгәрәбез, алга барабыз дибез икән, бу очракта тукталырга ярамый. Бу заман таләбе. Үзәк мәчеткә моңарчы да зур ярдәм күрсәткән, яхшы сүзе белән алга барырга өндәп торучы Җәлил хәзрәт тырышлыгы белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен заманча уку сыйныфлары, ял итү, уен бүлмәләре, ашханә булдыру өчен финанс юллап алынды. 2022 елның җәендә бу эш алып барылды, үзгәртелде, ватылды, төзәтелде. Подвал өлешендә зур ремонт уздырылды. Халыкның ярдәме белән мәчетнең тышкы ягында да эшләр башкарылды. Шуннан инде, зур фарыз залының җылылык системасын алыштырырга уйладык. Башлагач, стеналарны яңадан төзәтеп, буяп чыгарга дигән карарга килдек. Тәрәзәләр яннары гипстан катырылган, аларның рәсемнәрен төшереп алып, яңадан гипстан катырып эшләнде. Шамил абый Гәрәев җитәкчелегендә эшләнгән, аның истәлеге булып калган фарыз залының кисеп ясалган түшәм бизәкләре дә сакланачак. Тумышы белән Балтачтан, каллиграфия остасы Җагфар хәзрәт Мөбәрәк төшергән Коръән аятьләре, хәдисләр шулай ук яңартылып, үз урынында картина булып калачак. 2010 елдан, халык ярдәме белән ике ел дәвамында барлык тәрәзәләр пластикка алышынган иде, алар яхшы хәлдә. Бүгенге көндә фарыз залының идәннәре сүтелеп, яңадан җәелде, чиратта түшәм. Бу эшләрнең төп өлешен алтын куллы егетләребез Илшат Нәбиев, Альберт Агульдинов һәм Данил Габнасыйров башкардылар һәм дәвам итәләр. Плиткалар ябыштыручы Шәрип Галимуллинның хезмәте зур булды. Электр челтәрен сузу, сигнализация эшләрен Раиф Гафиуллин җитәкләгән «Мегаом» егетләре үз җилкәсенә алды һәм иң арзан бәядән эшләделәр. Ишегалдындагы эшләрне башкарган Илнар Нәбиев егетләренә дә рәхмәтебез зур. Үзебезнең мәчет коллективына, көчләре кергән, килеп ярдәм итүчеләргә Аллаһның рәхмәте булсын.

– Дәүләт тарафыннан бирелгән акчалар максатчан итеп бирелә, акчаның җитешмәгән өлеше ничек капланылды?

– Бик дөрес, бирелгән акчалар максатчан тотылды. Ә инде калган эшләребез бистә, район халкы, дин кардәшләребез ярдәме белән алып барыла. Кемдер бер мең, кемдер ун мең, исемнәрен күрсәтмәскә сорап, зуррак суммалар бирүчеләр дә булды, аларның һәркайсына олуг рәхмәтемне җиткерәм. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанган, (фарыз) намазын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның (мәчетләрне һәрьяклап төзекләндергән мөсел-маннарның) һидаяткә ирешүчеләрдән (һәм Җәннәткә керүчеләрдән) булулары бик ихтимал» («әт-Тәүбә»сүрәсе, 18нче аять).

Мәчетебезгә үз өлешен кертергә теләгән кеше әле үз өлешен кертә ала, бу сирәк изге гамәлне кылырга соң түгел. Изге эшкә булышлык итүчеләрне Аллаһ ярдәменнән ташламасын, изге эшләрегездә ярдәм бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет