Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ялган сөйләү – бозыклык

«Монафыйк кем?» – дип сораучыларга: «Ислам диненең бер ишегеннән кереп тә, икенче бер ишегеннән чыгып китүче», – дию дөрес җавап булыр.

Ялган сөйләү – бозыклык икәнлеге мәгълүм. Ялган сөйләргә кешеләр күбрәк яшь вакытларында гадәт итәләр дә, бу гадәт соңыннан табигать хөкеменә керә. Кирәк бер файда өмет итсен вә кирәк итмәсен, бәйсез ялган сөйли һәм шуннан ләззәт таба башлый. «Расүлүлладан: «Мөэмин кеше куркак булырмы?» – дип сораганнар иде, Расүлүлла: «Булыр», – дип җавап бирде. «Мөэмин кеше саран булырмы?» – дип сораганнар иде, Расүлүлла: «Булыр», – дип җавап бирде. «Мөэмин кеше ялган сөйләрме?» – дип сораганнар иде, Расүлүлла: «Юк», – дип җавап бирде.» (Имам Малик) Бу хәдис-шәрифтәге һәм дә үз арабызда йөри торган «Вәгъдә – бурыч!» дигән сүздәге «вәгъдә»дән морад-хәер эш белән вәгъдә кылудыр. Әмма бозык вә шәригатьтә тыелган эш берлә вәгъдә кылып та, шул вәгъдәдә тормау монафыйк-лык галәмәте түгел, бәлки чын мөселманлык галәмәте булыр. Ислам хөкеменә күрә, яман ниятләр юрамас-ка вә бозык вәгъдәләр вафа (сүздә турылык күрсәтү) ителмәскә тиешле. Ләкин шушы өч галәмәт табылган кешеләрнең монафыйк булулары берлә өзеп хөкем итәргә ярамый. Чөнки бер нәрсәнең галәмәте табылудан үзе табылу һәрвакытта лязем булмый. Хәдистән максуд исә шушы өч төрле нәрсәдән саклану хакында бәндәләргә нәсыйхәт кылудыр. Бу хәдис берлә һәркем үз хакында гына файдаланырга тиешле, башкаларга хөкем итү хакында түгел.

Нифак Коръән Кәрим вә хәдисләр атамасында заһир (ачык) берлә батыйк (яшерен эчке) арасында хилафлык булудан гыйбарәттер. Күңелендә булганның хилафын күрсәтүче кеше монафыйктыр. Әгәр дә тыштан мөселман булып та, күңеленнән ышанмаса, ул кеше Коръән Кәримдә хәлләре хикәят ителгән монафыйклар җөмләсеннән була.

«Монафыйк кем?» – дип сораучыларга: «Ислам диненең бер ишегеннән кереп тә, икенче бер ишегеннән чыгып китүче», – дию дөрес җавап булыр.

Мөселманнар арасында сүз сөйләгәндә (язганда да) ялганлаучылар, вәгъдәләрендә тормаучылар, әманәткә хыянәт итүчеләр бар икәнлегендә шөбһә юк. Үзләре теләсә ничек булсыннар, әмма шул эшләре монафыйклык галәмәте. Әгәр дә үзләре саф адәмнәр булып та, бу галәмәтләр аларга тиешсез тагылып йөри торган булса, аның чарасы исә шул галәмәтләрнең һәрберен үзеннән алып ташлаудан гыйбарәт булыр. Монафыйк-лык башлап Мәдинәдә заһир булды вә Расүлүлла хәзрәтләре болар тарафыннан күп җәфалар күрде.

Ризаэддин Фәхреддин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ялган