Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яңгулда ифтар ашлары даими уза (фото)

Изге Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә кердек. Аллаһ тоткан уразаларыбызны кабул итсен.

Безнең Яңгул мәчетендә урамлап та, дуслар, туганнар берләшеп тә бик күркәм, нурлы ифтар ашлары үткәрелә. Бу матур гадәтне авылыбызның иманлы яшьләре башлап җибәрде. Нәкъ менә алар иң беренче ифтарны үткәрделәр.

Аллаһка шөкер, мәчетебезнең яңа төзелгән янкормасы 100 кеше сыешлы, күркәм мәҗлесләр үткәрү өчен бик уңайлы. Шушы көннәрдә алтынчы ифтар ашы узды.

Соңгы ункөнлектә дә узачаклары хәйран. Тәрәвих намазына авылдашларның күпләп йөрүе, бигрәк тә яшьләрнең шушы иманлы юлга тартылуларына күңел сөенә. Тиз арада ил-көннәребез тынычланып, таза-сау булып, сөенеп яшәргә язсын барчабызга.

Ләйлә Габделхакова,

Яңгул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар