Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яшеллекне саклыйк, кадерен белик

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) дөньялыкта гомер кичергән вакытта башкарылган хәерле эшләрнең кайберләренең кеше үлгәннән соң да Аллаһ каршында аның дәрәҗәсен арттырачагын хәбәр иткән.

Агач һәм урман — һәр өлкәнең иң саф мохите, иң гүзәл хәзинәседер, иң кыйммәтле чыганагы, иң игелекле бакчасыдыр. Анда хозур-рәхәтлек, тойгылар белән хисләнгән бер нечкә рух, бәгырьләрне иркәләүче бер илаһи көч бар. Урманда һичбернәрсә белән чагыштырмаслык, кешенең матди вә мәгънәви дәвасы өчен әйтеп бетерә алмаслык кирәкле шифа-дәвалар бар. Болар турында сөйләү, искә алу кечкенәдән урман шавын тыңлап, аны илаһи көч итеп күреп үскәнлектән үземә дә бик якын.

Һич арттырмыйча, агач һәм урман хәтта XXI гасырга да киң яктылык биреп торучы бер нурдыр. Безнең борынгы бабаларыбыз шушы урманлы, болынлы, елгалы-күлле төбәкне юкка гына сайламаганнар, Аллаһының рәхмәте белән шушы җиргә береккәннәр, безнең нәсел агачыбыз шушыннан башланган.

Һәр елны «Урман утырту көне» «Урманчылык атнасы» кебек билгеләнгән көннәрдә, тирә-ягыбызны тагын да гөлчәчәкле бер өлкә итү максатында, урман байлыкларын саклау хакында сөйлибез, язабыз һәм аңлашабыз. Әмма шунысын да яхшы төшеник: бөек динебез агач һәм урманга игътибарны елына бер яисә берничә көн түгел, бәлки гомер буена, аны кешелек яшәешеннән бер генә көнгә дә аермыйча, кыямәткә кадәр гөрләп-шаулап торуын ният һәм максат итеп куя. Сөекле Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) бу мәсьәләгә зур әһәмият бирүе дә барчабызга кыйммәтле бер нәсыйхәттер. Аллаһның Рәсүле безгә шулай боерды: «Кыямәт кубарылачак заман булса да, кулыгызда булган бер хөрмә ботагын җиргә тыгу мөмкинлеге булса, һич тукталып калмагыз, аны хәзер үк утыртыгыз». Күрәсез, динебезнең агачка, урманга һәм, гомумән, яшеллеккә биргән әһәмиятен моннан да ачыграк итеп аңлату чарасы юктыр. 

Хәтта гомеренең көзенә кадәр яшәгән кешенең кулында җиргә утыртырлык бер ботак булса, олуг Пәйгамбәребез (с. г. в.) «Ташла ул кулыңдагы ботакны, намаз кыл, тәсбих тарт, тәүбә ит, дога кыл, ялвар, хәер бир», — димәгән, бер агач утыртудан да тагын да саваплырак юл күрсәтмәгән. Агач һәм аны үстерүнең мөһимлеге, чүпле һәм такыр җирләрне яшел урманлы, чәчәкле бер өлкә итүне Ислам динебез шулай итеп хыял-ният итеп йөрәкләребезгә салган.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) дөньялыкта гомер кичергән вакытта башкарылган хәерле эшләрнең кайберләренең кеше үлгәннән соң да Аллаһ каршында аның дәрәҗәсен арттырачагын хәбәр иткән. Бу гамәлләрнең берсе — җимешлеме, җимешсезме булуына карамастан, агач утыртудыр. Аллаһ илчесенең бу үгет-нәсыйхәтләренә караганда, утыртылган агачның җимешләреннән яисә күләгәсеннән кешеләр һәм башка җан ияләре рәхәт күрсәләр, аны утыртучының савап дәфтәре ябылмаячак. Үзе үлеп китсә дә, Аллаһ каршындагы дәрәҗәсе даими рәвештә күтәреләчәктер. Рәсүлүллаһның бу дәресләрендә бөек динебезнең агач үстерү һәм аны тәрбияләүгә бирелгән әһәмияте никадәр зур икәне ачык күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев