Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ифтардан юбилейга (+фото)

Рамазан аеныӊ соӊгы көнендә Салавыч авылы мәчетендә Нотфуллиннар гаиләсе тарафыннан әзерләнгән ифтар ашы үткәрелде. Кунак буларак чакырылган район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев мәчеткә килүчеләргә, һәрвакыттагыча үзенеӊ үтемле вәгазен җиткерде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ чыгышында рамазан аеныӊ әһәмияте турында әйтеп китте. Минем әлегә кадәр май аенда мондый сеӊдереп яуган яӊгырларны хәтерләмим,быел ураза вакытлары туры килгәнгә шифалы яӊгырлар булды, дип уйлыйм. Хәтерләгез әле, күп еллар дәвамында, яӊгыр булса, сабантуйлар да рәхәтләнеп күӊел ачарга булыр иде, дип тели идек. Җир куенына бөртекләрне салдык, Аллаһы тәгаләнеӊ рәхмәте белән мул уӊыш җыеп алырга насыйп булса иде, дип ул үзенеӊ теләкләрен җиткерде. 2020 елда Иске Салавыч авылында төзелгән мәчеткә 25 ел булачак, аны ныклап яӊарту, заманча итеп ремонтын башкарып чыгу сорала һәм мин үземнән шәхсән һәм Нотфуллиннар гаиләсеннән көчтән килгәнчә ярдәм итәчәкбез, диде район башлыгы.

Ахшам намазыннан соӊ күп санлы кунаклар ашханәдә ифтар ашында булдылар. Ифтар вакытында җыелган садакә акчасын Яӊа Салавыч авылында яшәүче һәм чит илдә дәваланырга барырга тиешле балага тапшыру турында әйтелде.

Бу ифтар ашын оештыручыларга рәхмәт сүзләре һәм һәркемнеӊ изге уйлары тормышка ашсын, дип теләкләр җиткерелде .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев