Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Игелекле гамәл яки Харис хәзрәт бүләге (+фото)

Күптән түгел күршедә генә яшәүче Равил абый Гарифҗанов чакыра: безгә кереп чык әле, ди. Керсәм, каршымда милиция полковнигыннан абруйлы хәзрәт дәрәҗәсенә ирешкән Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Казанның “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан тора. Үзебезчә, авылдашларча, кул биреп күрештек. Җилкәмнән сөеп: “Син кем кызы?” – дип сорады хәзрәт. Әби-бабаемны искә төшерде. Шактый сөйләшеп утырдык.

Харис хәзрәт белән якыннан, кара-каршы сөйләшү минем өчен зур шатлык булды. Олы яшендә дә шулкадәр энергияле, зиһенле бабай (бабай дип тә әйтеп булмый) дип сокландым. Харис хәзрәт Татарстан Республикасының 100, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан “Чутай бабай малайлары” исемле китап язып, нәшер иткән икән! Шушы китапны сугышта катнашкан һәм яу кырында ятып калганнарның гаиләләренә бүләк итәргә дип авылга кайткан! Бу китап безнең гаиләгә дә тапшырылды. Рәхмәт, мәртәбәле авылдашыбыз, Сез тагын бер зур изгелек кылдыгыз. Сәламәт булыгыз! Авылны, авылдашларны онытмавыгызга чиксез рәхмәтләребез барып ирешсә иде.

Әлфинур Сафиуллина.

Чутай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев