Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ике бәйрәм бер көндә

25 ноябрь көнне мәчетебездә зур бәйрәм - Коръән ашы уздырдык. Аның 26 ноябрьдә билгеләп үтелә торган “Халыкара Әниләр көне” белән туры килүе дә куанычлы булды.

Авыл халкын, бигрәк тә яшьләрне, балаларны мәчеткә тарту, иманлы итеп тәрбияләү максатында мәчетебездә төрле чаралар үткәрәбез. Шуларның берсе, инде менә өченче ел мәчеттә Ифтар мәҗлесе (авыз ачу), Корбан ашы, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с ның туган аенда Мәүлид ашлары уздырабыз.

Шушы максатларда файдалану өчен мәчеттә 130 кешелек өстәл, скәмия, савыт-сабалар булдырылды. Тышта пылау пешерү өчен астына ягыла торган Казан, Чәйханә булдырып, анда ике газ плитәбез бар. Быел, билгеле булганча, Пәйгамбәребез туган Рабигуләвәл – Мәүлид ае 19 ноябрьдә башланды.

Шул уңайдан 25 ноябрь көнне мәчетебездә зур бәйрәм - Коръән ашы уздырдык. Аның 26 ноябрьдә билгеләп үтелә торган “Халыкара Әниләр көне” белән туры килүе дә куанычлы булды. Бәйрәмдә 130лап кеше катнашты, шуларның кырыктан артыгы балалар иде. Алар бик матур итеп мөнәҗәтләр сөйләп, чыгыш ясадылар. Аларның бу чарасын әхлак дәресләре укытучысы Гүзәл Закирова оештырды.

Гадәттәгечә, мәҗлескә якын күршеләребез Шеңшеңәр, Ор, Борнак, Чутай авылы имамнарын да чакырдык. Безне хөрмәт итеп, бәйрәмебезгә килгән, гаять тирән эчтәлекле вәгазе белән безнең күңелләребезне сафландырган Балтачның “Раиф” мәчете имамы Илшат хәзрәткә Аллаһының рәхмәтләре булсын. Шеңшеңәр авылы имамы Илнур хәзрәтнең чыгышы да бик гыйбрәтле, үтемле булды. Шулай ук мәҗлестә Борнак авылы имамы Хәбибелхак хәзрәт, Чутай авылы имамы Рашит хәзрәт үзләрендәге эш тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Малмыждан килгән кунагыбыз, Малмыжның актив дин эшлеклесе, 91 яшьлек Камил хәзрәт милләтебез, телебез, динебез өчен бик мөһим булган бурычларга тукталып, тәэсирләнеп, борчылып чыгыш ясады.

Смәел мәхәлләсе мөтәвәллияте исеменнән Солтан Ибраһим улы әниләрне, әбиләрне Әниләр көне белән котлап , аларның тормышыбыздагы гаять зур, мактаулы урын тотулары турында сөйләде. Пәйгамбәребез хәдисендә: “Җәннәт әниләрнең аяк астында” - диелгән. Сез - гүзәл затларга моннан да югары бәя биреп булмый, дип ул фикерен ассызыклады. Мәҗлескә килгән кунаклар оештырган чарадан бик канәгать булуларын белдереп, зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.


Смәел авылы мәхәлләсе мөтәвәллияте рәисе Солтан Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көрьән ашы