Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ике гает арасында никах укыту дөресме

Еш кына яшь парлар бу имеш-мимешкә имеш-мимеш буларак кына карый.

Әти-әниләребездә, әби-бабаларыбызда исә, бу гыйбарәгә ышану көчле, чөнки бу тәртип буыннан-буынга килгән. Әмма аның дингә, Ислам диненә катнашы бармы? Бу сорауга җавапны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бирде.
– Бу арада миңа көн дә бер сорау белән шалтыраталар. Ике Гает арасында никах укытырга ярыймы? Әлбәттә, ярый. Динебездә мондый тыю юк. Изге гамәлне никадәр иртәрәк кылсаң, шулкадәр хәерлерәк. Ә никах ул изге гамәл.Сүз уңаеннан, пәйгамбәребез саллалаhу галәйhи вә сәллам дә ике Гает арасында Шәввәл аенда никахлашкан.Шунысын да әйтергә кирәк: елның һәр көне ул ике Гает арасы. Ураза Гаете белән Корбан Гаете яки Корбан Гаете белән Ураза Гаете арасы. Быел Ураза гаете 15 июнь – җомга көнгә туры килә. Менә бу очракта инде гает намазы укылмыйча, никах уку дөрес гамәл булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: никах