Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ике шатлыкның берсе яки Раифта ифтар мәҗлесе үтте (+фото)

Ураза тотучыга ике шатлык булыр: берсе авыз ачканда, ә икенчесе үзенең Раббысы белән очрашкан вакытта.

Шул шатлыкларның берсен Раиф мәчетенә килүчеләр дә кичерде. Кичә мәчеттә ирләр өчен ифтар мәҗлесе үтте. Барлыгы 90 артык кеше җыелган иде. Араларында өлкәннәр дә, яшьрәкләр дә, балалар да бар иде. Ифтар ашын оештырган изге күңелле кешеләргә, әзерләүдә зур көч куйган ханым-туташларга һәркем рәхмәтле булып таралашты. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, Аллаһы Тәгалә сезгә ике дөнья рәхәте, саулык-сәламәтлек насыйп итсен, кадерле дин кардәшләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев