Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Икмәктер» дип ант итәргә ник ярамый?

Очраклы рәвештә 50–55 яшьләр тирәсендәге ике кешенең сөйләшүен ишеттем. Бер ир-ат икенчесенә: «Җәннәткә эләгер өчен, үлгән вакытта «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсен әйтү дә җитә, дип әйтә иде әти», – ди. Икенчесе: «Үлгәч, сиңа барыбер түгелмени инде, җәннәте бармы-юкмы, белгән кеше юк, бу дөньяда рәхәтләнеп яшәп калырга кирәк әле», – дип, сүзне тагын да куертып җибәрде…

Дин иреге ачылганга утыз еллап вакыт узса да, мәчет-мәдрәсәләребезнең ишекләре ачык булса да, диннең асылын аңлап бетермәүчеләр арабызда шактый әле. Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев та кешеләрдә динне аңлауның бик сай булуын әйтә.

– Дин тыелган заманда үскән кешеләр хәзер әби-бабайлар булдылар. Атеистик тәрбия алган булу сәбәпле, аларның күбесе, кызганыч, диннән ерак тора. Аннары бар шундый кешеләр: алар Аллаһка ышана, тик Ул кушкан гыйбадәтләрне үтиселәре килми. Бу – бүгенге кешеләрнең төп ялгышы. Мөэмин мөселман дип әйтергә яратабыз. «Мөэмин» сүзе – ышану, ә «мөселман» сүзе буйсыну дигәнне аңлата. Без Аллаһка, пәйгамбәрләргә, фәрештәләргә, Аллаһтан иңгән китапларга, үлеп-терелмәккә, тәкъдирнең яхшысы-яманына ышанырга тиешбез. «Бәкара» сүрәсендә дә: «Тәкъва кешеләр яшерен әйберләргә ышана», – диелә. Иманның асылы – шушылар. Теләк теләгәндә иман байлыгы телибез. Ул юктан гына әйтелгән сүз түгел. Иң зур байлык ул – иман. Аллаһ аны безгә әманәт итеп бирде һәм Коръәндә: «И, мөэминнәр, Аллаһтан каты куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан бик нык сакланыгыз һәм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлегездә генә үлегез!» – диелә («Әл-Гыймран» сүрәсе, 102 нче аять). Кыямәт көне, тәмуг газаплары, җәннәт турында да Изге Китапта язылган. Ә Коръән ул – Аллаһның сүзе. Аны иңдерүнең төп максаты да – адәм балаларын туры-хак юлга өндәү. Пәйгамбәрләргә, фәрештәләр, Коръән, Кыямәт көненә ышанмаган кеше мөселман булып саналмый.

«Үлгәч, нәрсә буласын белгән кеше юк әле», – диючеләр бар. Бу кешеләрне дә иман китергән мөселман дип әйтеп булмый. Наданлык сәбәпле әйтәләр аны. Ә надан булмас өчен дини гыйлем алырга тиешбез. Күп кенә кешеләр үзләрен, татар булгач, мөселман дип атый. Ә үзләре иманның баганаларын да белмиләр.
– Кайберәүләр: «Мин Аллаһка бөтен күңелем белән ышанам, әмма намаз укымыйм», – диләр. Алар кем булып чыга?

– Аллаһка ышанасың икән, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып та яшәргә тиешсең. Ышану гына җитми, гамәлләребез белән дә якынаерга тырышыйк. Яз көне кырга чыгып, җирне сөрәбез, йомшартабыз, орлык чәчәбез. Җәй буе чүбен утыйбыз, су сибәбез, бөтен шартын китереп тәрбиялибез. Ә көз көне уңыш алабыз. Иманлы кеше дә дөньяда яшәү барышында ахирәте өчен тырышырга тиеш була. Беребез дә кайчан һәм кайда, ничек үләсен белми. Ләкин үлем бар, ул һәркайсыбызга киләчәк. Үлгәннән соң башка тормыш башлана һәм ул мәңгелек. Үлем фәрештәсе килеп, җаны бугазына килеп терәлгәч, кеше «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсен әйтергә өлгерерме, ул аны әйтерлек халәттә-дәрәҗәдә булырмы? Монысы – икеле. Аллаһка ышанам, намаз укымыйм, диючеләргә Габделхак хәзрәт Саматовның сүзләрен китерәсем килә. «Аллаһы Тәгалә безгә иман бирде һәм аны фарызлар белән саклады. Кеше акчасын сейфта саклап тоткан кебек, без дә иманыбызны намаз, ураза, зәкят белән саклап торырга тиеш, юк икән – иманыбызны тиз югалтачакбыз», – дип әйтә иде ул.

Дилбәр Гарифуллина
vatantat.ru
Рәмзия Шакирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев