Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Илдар хәзрәт Баязитов: Изоляция вакытында көненә 2 мең кешегә кайнар ризык тараттык

Казанда «Тормыш юлы» акциясе дәвам итә һәм хәзер көн саен мохтаҗларга 150 ланч-бокс өләшәләр.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле изоляция чорында Казанда «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды көненә 2 мең мохтаҗ кешегә кайнар ризык тараткан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов хәбәр итте.

«Изоляция чорында „Тормыш юлы“ акциясен оештырып, көненә 2 мең кешегә кайнар ризык тараттык, хәзер көненә 150 ланч-бокс өләшәбез. Аена 500 ләп азык-төлек җыелмасы өләшәбез», — диде Илдар хәзрәт.

Аның сүзләренчә, изоляция чорында кайнар ризык кына түгел, волонтерлар дарулар белән дә, башка төрле ярдәм дә күрсәткән. 97 мең мохтаҗ кеше ярдәм алган.

erid: 2VtzqwTSgT9

«Ярдәм» хәйрия фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, «Тормыш юлы» акциясе дәвам итә. Чара кысаларында урын-өстендә ятып авыручыларга, ялгыз һәм ярдәм итәр кешесе булмаучыларга, сукбайларга гомумән, мохтаҗ кешеләргә азык-төлек өләшәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм үзизоляция

erid: 2VtzqwTSgT9