Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ильяс Халиковның концертын Балтач халкы яратып кабул итте

Быел гыйнвар аенда, һиҗри ел буенча, Мәүлид ае керде. Аллаһының Рәсүле - илчесе, Раббыбыз күрсәткән туры юлга өндәүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне шушы айга туры килә.

Шуңа күрә мөселманнар арасында Мәүлид бәйрәме дип олылап билгеләп үтелә. Әлеге сүзләрне китерүем юктан гына түгел, 7нче гыйнвар көнне Балтач мәдәният үзәгендә мөнәҗәтләр һәм дини эчтәлектәге җырлар башкаруы белән танылган автор-башкаручы Ильяс Халиковның "Аклыкка илтсен юллар" дип исемләнгән концерты булды. Бу концерт районыбызның мөхтәрәм дин әһелләре Җәлил һәм Равил хәзрәтләрнең үтемле вәгазьләре, фатыйхалары белән башланып китте.
Мин концертка гади бер тамашачы буларак кына түгел, ә элеккеге КГПУның татар теле һәм әдәбияты факультетында бергә укыган группадашларым Нурфия белән Ильясны якыннан белгән, аларның иҗатларына хөрмәт белән караган, уңышларына ихластан шатланган дус буларак килдем.
Менә безнең югары уку йортын тәмамлап таралышканга да 10 ел булып килә. Шушы чор эчендә беренче тапкыр күрешкәнгәме, нәкъ менә Балтач җирлегендә очрашуыбыз безнең өчен истәлекле вакыйга булды. Группадашларым 5нче курста укыганда тормыш кордылар. Бактың исә, аларның туйларын Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барган булган икән. Җәлил хәзрәт концерт тәмамлангач, сәхнәгә кабат менеп артистларга рәхмәтен һәм теләкләрен ирештергәндә Халиковлар гаиләсе белән бәйле истәлекләре белән дә уртаклашты:
- Мин Мамадыш районының Уразбахты авылында хәләл туй алып бардым. Моннан 11 ел элек хәләл туйлар үткәрү бик сирәк күренеш иде. Халык дөрес кабул итә алырмы, кунаклар таралышмаслармы дип борчылган идем. Юк, беркем дә кайтып китмәде. Ильяс белән Нурфиянең туй мәҗлесе 6 сәгать барды. Бик матур, күңелле үткәне истә калган, - диде ул.
Ильяс Халиков 2005нче елда университетны тәмамлаганнан соң Тарих институтына аспирантурага укырга керә. Россия Ислам университетында педагогика фәнен укыта, үз эшен дә башлап җибәрә. Аның фәнни эшчәнлеген туплаган "Татар халкының педагогик фикере үсешендә ислам кыйммәтләре" дигән китабы да дөнья күрә.
Иҗат итү, халык алдында чыгышлар ясау да читтә калмый. Ул үз төркемен булдырып, республикабызның төрле шәһәр, район, авылларында гострольләрдә йөри, хәләл туй, дини мәҗлесләр алып бару белән дә шөгыльләнә. Концертларын Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының "Мизгел" яшьләр театры (җитәкчесе РФның атказанган, ТРның халык артисты Марсель Җаббаров) белән берлектә алып бара.
Җыр һәм дин... Икесе ике кыйбла сыман, ә Ильяс Халиков менә шушы ике төрле төшенчәне бербөтен һәм мәгънәле итәргә мөмкин булуны исбатлады. Ильясны без автор-башкаручы дип беләбез. Ул тормыш иптәше Нурфиянең язган шигырьләренә көйләр иҗат итә. Димәк, бу концерт - гаиләнең уртак иҗат җимеше.
"Мизгел" театры артистлары чыгышлары белән театральләштерелгән бу концертның эчтәлегендә әхлакый яктан тәрбия бирү максаты ята. Җырларның тематикасында әхлак тәрбиясе, ата-ананы хөрмәтләү, туган нигезне саклау, фани дөньяда яшәү мәгънәсенә төшенү, бер-береңне кадерләү, иманга килү һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булу чагылыш тапты. Җыр барышында тамашачы хозурына экранда коръәннән хәдисләр, җырларга клиплар, гаилә альбомыннан фотосурәтләр һәм Нурфия Халикованың күпсанлы дини эчтәлекле шигырьләре тәкъдим ителде.Тамашачы арасыннан балаларны сәхнәгә дәшеп, коръән сүрәләре, догалар уку да оештырылды.
Концерт барышында үзеңне ниндидер бер кичәдә утыргандагы кебек хис итәрлек, күңелгә бик якын рәхәтлек бирә торган бер мохит биләп алды. Бу аклык, мөгаен, баштан-аяк ак киемнәрдән киенеп чыккан Ильястан иңгәндер. Чыннан да, концерт программасының "Аклыкка илтсен юллар" дип исемләнүе дә юкка түгел. Концерт залда утырган ир-егет тамашачыларның басып тәкъбир әйтүе белән тәмамланды.
Күңелләрне иман нуры белән бизәп, моңлы дога шигырьләре белән Аллаһка дәшүче автор Мәүлид аенда күпләребезнең җанына яктылыкка юл салып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250