Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ильяс Халиков Казанда узачак концертында нәрсә белән куандырмакчы?

Ильяс Халиков һәм “Мөнбәр” татар-дини театры Казанда узачак концертында тамашачылар арасында Гомрә хаҗына юллама уйната! 17 апрельдә Сәйдәш мәдәният үзәгендә узачак концерт “Мәдрәсә – белем чишмәсе” дип атала.

Бу дини-милли концертта рухи якта баеп кайту өстенә, әле көтелмәгән җирдән бүләкләр дә отып кую мөмкинлеге бар. Хаҗга юлламадан тыш, тагын Корбан сарыгына сертификат, шулай ук “Тантана” рестораныннан, “Амира” мөселман киемнәре кибетеннән һәм хиджама ясату өчен бүләк-сертификатлар каралган.

Булачак концерт уңаеннан Ильяс Халиков Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә киңәшләшкән. Мөфти хәзрәт җырчыга концерты һәм бүләкләре турында хуплау сүзләре ирештергән.

“Әлбәттә, хәерле эшләрне уртага салып киңәшләшү пәйгамбәребез хәдисенә дә туры килә. Концерт программабызның бу елгы өр-яңа "Мәдрәсә белем - чишмәсе" диеп исемләнүен, Татарстан Диния Нәзарәтенең ХАҖ операторы ярдәме белән “бәхетле” билет иясенә Гомрә хаҗы юлламасы бүләк итүне оештыруны да уңай бәяләде ул. Концертыбызга килгән бер тамашачыбызга шундый зур бәхет елмаерга мөмкин. Бары тик билет алырга һәм концерт карарга гына килергә кирәк. 17 апрель көнне 19:30да Сәйдәш мәдәният үзәге бинасында (Ершова урамы, 57 А йорты) көтәм сезне, тамашачыларым”, - дип мөрәҗәгать итә Ильяс Халиков.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27963

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев