Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Имамга диплом кирәкме? + фотолар

Бу интернет заманында бик тә кирәк икән, ник дигәндә мөселманга информация шуныӊ кадәр күп җиткерелә, алар арасыннан тиешлесен сайлап алу һәм куллану бик авыр.

Чыганаклары булмаган яисә фаразларга таянган, ялган мәгьлүматны күрсәтмә итеп алып, юлдан язганнар турында еш ишетәбез. Димәк, үзебезгә хас төсмерле динебезне әби-бабайларыбыз саклап, безгә китереп, җиткереп тапшырганнар икән, аны куллану, саклау һәм үстерү бүгенге имамнардан тора. Исламныӊ нигезләре, аныӊ тарихы, туган тел һәм әдәбият, иске татар язуы, гарәб теле, татар халкы тарихы, логика һәм философия, башка төрле фәннәрне үзләштерү 4 ел дәвамында барган һәм ниһаять, Казанныӊ 1000 еллыгы мәдрәсәсенеӊ Балтач бүлегенеӊ 43 шәкерте дипломга ия булдылар. Аларныӊ дистәдән артыгы инде авылларда имамлык эшен башкарып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев