Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Иман нуры сүнмәсен, ди кунырлылар. Ни өчен? (+фото)

Апрель аенда Куныр авылы мәчетенә  Балтачтан Рамил хәзрәт Бикбаевның вәгазен тыңларга, мәктәптәге чара белән бергә туры килүенә карамастан халык күпләп килгән иде.

Чыннан да, аның вәгазьләре үтемле, аңлаешлы телдә һәм уйландыра торган.Соңыннан халыкның сорауларына да җавап бирде. Ике сәгатьлек очрашу сизелмичә дә үтеп китте. Халык Рамил хәзрәт Бикбаевка  килүе, үтемле итеп сөйләве өчен зур рәхмәтләрен әйтеп таралышты.

Дини белем алу һәр мөселманга тиеш, шәригатебез шулай куша.

Мәчетебездә балалар, ирләр, хатын-кызлар өчен  дини укулар да  ел саен оештырыла.  2018-2019 ел  бик уңышлы булды. Безнең шәкертләребез коръән һәм намаз уку бәйгесендә  урын алып, бүләкләнеп кайттылар. Мөгәллимәләре Хәйретдинова Зөлфия, Идрисова Гөлфәния, Вагыйдуллина Люция, Галиева Рәмзияләр чын күңелләрен биреп өйрәтәләр. Шәкертләргә барлык уңайлыклар тудырылган. Мәчет бинасы җылытылган, якты, чиста. Телисең икән намаз укып аласың, авылдашлар белән аралашу да күңелләргә ләззәт бирә. Ә иң мөһиме  - ислам дине кагыйдәләренә һәм гыйлеменә өйрәнү.

Май аенда изге рамазан ае башланды. Изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләреуздыру - борынгыдан килгән матур гадәт. Аларны өйләрдә дә, мәчетләрдә дә оештыралар, мул табын артына зурысы-кечесе җыела. Авылыбыз мәчетендә көн саен  ураза тотучыларга авыл халкы авыз ачтыра. “Якты юл” хуҗалыгы тарафыннан да ел саен  ифтар ашы уздырыла. Быел әлеге изге гамәл күмәк хуҗалык җитәкчесе Зиннур Әсхәдуллин башлангычы һәм ярдәме белән оештырылды. Ифтар ашына Куныр һәм Шода  авылларыннан имамнар, абыстайлар,тыл ветераннары, мәчеткә йөрүчеләр, ураза тотучылар, вәгазь тыңларга теләүчеләр барысы да  чакырылган иде. Бары тик хәләл ризыклардан гына әзерләнгән сый-нигъмәтле табын артына җитмешкә якын мөселман җыелды. Өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән, җомга намазларында, тәрәвих намазларында, ифтар мәҗлесләрендә  яшьрәк авылдашларыбызның да күренүе күңелне бик сөендерә.Мәҗлестә Нуретдин хәзрәт вәгазь укыды, аннан Коръән укылды. Мәҗлес тәмамлануга, мөселманнар, калебләре тагын да сафланып, мәчетләргә тәрәвих намазына ашыктылар.  Алар  иңгә-иң басып, җәмәгать намазларын укыйлар, Ислам гадәтләре белән якынрак танышалар, гаилә һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыталар.

Илзия Нәҗипова,

Куныр авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X