Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Имтихан тотасы бар

Гомер үтмәс кебек, әмма бер көн карыйсың – инде картлык килгән. Аллаһ хозурында бөтен гомер өчен имтихан тотасы бар.

Бу дөньяда син акча ярдәмендә югары уку йортына керә алам дип уйласаң да, ахирәт дөньясында хөкем гадел булачак, изге гамәлләрең генә сине җәннәтле итә ала. Мәктәптә без төрле фәннәр ярдәмендә табигать законнарын, матдә төзелешләрен өйрәнәбез. Бу фәннәр бөтен галәмнең төзелешендә бертөрле закончалык булуын күрсәтә. Димәк, бөтен галәм бөек бер зат – Аллаһ кануны буенча яши. Шул куелган тәртиптән чыгу зур бәла-казалар китерә. Әйтик, Ай әгәр үзенә куелган сызыктан читкә чыкса, нәрсә булыр иде? Шуның кебек үк, кешеләрнең дә җир йөзендә Аллаһ кануннарыннан тайпылып, кушканнарын үтәмичә, тыйганнарыннан тыелмыйча яшәүләре бөтен дөньяда бозыклык таралуга китерә һәм кешелек җәмгыяте эчүчелек, наркомания, җинаятьчелек, фәхешлек кебек ямьсез күренешләр корбанына әйләнә бара.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Белемне бишектән ләхеткә кадәр алыгыз», – дигән.

Ни өчен кирәк соң белем? Аллаһ Раббыбыз безгә тән биргән, җан биргән, акыл белән зиннәтләп хайваннардан өстен куйган. Белем ул безнең акылыбызны тәрбияләргә тиеш. Белем акылны тәрбияли алса гына хакыйкый белем була ала. Кызганычка каршы, бүген безнең иң зур дошманыбыз – акылыбыз, чөнки нинди генә бозык-лык, начарлык эшләсәк тә, акылыбыз мең дә бер төрле аклану таба. Намаз укымаучы да, ураза тотмаучы да, мәчеткә йөрмәүче дә, аракы эчүче дә, тәмәке тартучы да акланырга бик күп сәбәпләр таба. Бу безнең белемебезнең бер генә яклы булуын күрсәтә. Үкенечкә каршы, без бүген дә әле материалистик карашка нигезләнгән белем алабыз. Шуның нәтиҗәсе буларак, бөтен белемебез, осталыгыбыз нәфесебезне канәгатьләндерүгә юнәл-гән. Әгәр кешенең акылы нәфесе белән көрәшмәсә, нәфесе өчен генә хезмәт итсә, бу хайваннарча яшәү була, аның өчен генә дөньяга килеп тә торасы юк.

Атабыз Адәм (г.с.м.) белән анабыз Хәва (р.г.) өчен җәннәттә дә бер тыелган җимеш бар иде. Әгәр ул булмаса, акылга нәфес белән көрәшәсе булмас иде. Кеше кеше булып калсын өчен аның акылы һәрвакыт нәфесе белән көрәшергә тиеш. Хакыйкый белем алган кешенең акылы нәфесенә шлагбаум булып тора, әгәр шулай булмаса, ул белем булмый, хайвани теләкләрне канәгатьләндерү инстинкты гына була. Без күрәбез, ишетәбез, тәм тоябыз, ис сизәбез, катыны-йомшакны тоябыз. Шушы биш сизү аркылы дөньяны кабул итәбез. Акыл, яхшы чик сакчысы кебек, шушы каналларны ярамаган әйберләрдән сакларга тиеш. Ярамаган әйбер карыйбызмы, тыңлыйбызмы, ашарга-эчәргә җыенабызмы – акылың сине бу эшләрдән тыеп калырга тиеш.

Әгәр хәрәмлеген аңлап, аракы эчүдән үзеңне тыя алмыйсың икән, синдә берничә диплом булудан ни файда? Аллаһ безгә һәртөрле исерткечне хәрәм диде, медицина зарарлы дип исбатлады. Илебездә көн саен меңләгән кеше аракы эчеп үлә. Шуны да аңлый алмагач, ул белем безгә нигә кирәк?

Аллаһ Раббыбыз Коръәндә («Үрмәкүч» сүрәсе, 45нче аять): «Намаз укучыны намаз бозык, фәхеш, ярамаган эшләрдән саклый», – дигән. Бүген барыбыз да бозыклыктан зарланабыз, шул бозыклыктан киртә булучы намазга басарга ихтыяр көчебез җитми. Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнен дә аера алмаган ул нинди белем, кемгә хезмәт итә, кемгә кирәк?

Кошлар һавада очсын өчен ике канат, кешеләр җирдә нык басып йөрсен өчен ике аяк кирәк булган кебек, дөньяда дөрес яшәү өчен дөньяви һәм дини гыйлем кирәк.

Кешеләр өч төрле була. Берәүләр ризык кебек, гел кирәк. Икенчеләре дару кебек, кайвакыт кирәк була. Өченчеләре авыру кебек, аларны беркем дә кирәксенми. Беренчеләре кебек булырга, һәрвакыт игелек кылып яшәргә тырышырга кирәк.

Аллаһ Раббыбыз һәр-кайсыбызга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, хәерле һөнәр кылып, илебезгә, динебезгә, милләтебезгә файдалы, әти-әниләребезгә миһербанлы-шәфкатьле булып яшәргә, тормышыбызда лаеклы урын табарга насыйп кылсын. Шуны онытмыйк: урын кешене түгел, кеше урынны бизи.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вәгазьче мөнбәре